Коронавирус сәбәпле, Татрстанда өлкәннәрдән волонтерларга мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Бу хакта волонтерлар штабы эше барышы хакында сөйләгәндә Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов журналистларга әйтте.
"Волонтерлар дүрт көн эшли. Республикада 570 мөрәҗәгать килде", диде Фәттахов.
Волонтерлар белдерүенчә, мөрәҗәгать итүче өлкән буын вәкилләре күбрәк кибеттән азык-төлек, даруханәдән дару сатып алуны сорый икән. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләүләр башкару һәм этне урамга чыгарып йөртү гозерләре дә булган.
"Эшләргә теләк белдерүче волонтерларның саны 1500дән артып китә. Тиз арада эш җайлашыр дип өметләнәбез. Мөрәҗәгать итүчеләр саны артса, без өйрәтелгән волонтерларны әзерләргә тиеш. Аларны битлек, антисептик белән тәэмин итәргә кирәк булачак", диде министр.
Республика районнарында өлкәннәргә ярдәм итү өчен волонтерларны җәлеп итү турында Азатлыкка социаль хезмәт вәкилләре дә сөйләгән иде.