Accessibility links

Русия югары уку йортларына керү имтиханнары кичектерелә


Коронавирус сәбәпле югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү оешмаларына керү имтиханнары соңрак узачак.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына керү имтиханнары вакытын коронавирус сәбәпле кичектерергә карар итте. Бу турыда ТАСС министр Валерий Фальков сүзләренә таянып яза.

Имтиханнарның кайчан башланачагы әйтелми.

Коронавирус эпидемиясе аркасында Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көннәре дә ике атна соңгарак күчерелә. Узган елларда БДИ 25 майда башлана иде. 2020 елда чыгарылыш сыйныфлары имтиханнарга 8-9 июньнән тотыначак.

Русия мәктәпләрендә язгы каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән республика мәктәпләре язгы каникулга 19 мартта керде. Мәктәпләр балаларны читтән торып укытуга күчә. Русиядәге югары уку йортларында 28 март – 5 апрельдә каникуллар бара. Русия президенты Владимир Путин 30 марттан 5 апрельгә кадәр бөтен илдә ял атнасы игълан итте.

XS
SM
MD
LG