Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Уфа мэриясенең тарихи һәйкәлләрне сакламавын тикшерүдән баш тарткан 


Уфада Бухтаровскийлар йорты
Уфада Бухтаровскийлар йорты

Активистларга гаризада мәгълүматның җитәрлек булмавын белдергәннәр. 

Уфа шәһәре прокуратурасы шәһәр идарәсенең тарихи һәйкәлләрне тиешенчә сакламавын тикшермәскә булган. Активистлар Уфа мэриясенең “Русия халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында” канунын үтәвен тикшерүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Гаризаны “Архзащита” хәрәкәте активистлары, юрист, Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Эльза Маулимшина юллады.

Прокуратура активистларның мэрияне гаепләргә мәгълүматы җитәрлек түгел дип белдергән. Уфа шәһәре прокуроры Данис Латыйпов Мәүлимшинага хатында “гаризада аны хәл итәргә мөмкинлек бирүче текст юк” дип җаваплаган. Мәүлимшина Азатлыкка аңлатканча, прокуратура шикаять язучының мэрияне гаепли торган мәгълүмат җыярга вәкаләте юк, моны прокуратура үзе генә эшли ала дип белдерә. Шулай да, моңа җавап итеп активистлар Уфа мэриясенә карата дәгъвалары тәфсилләп язылган гаризаны тагын бер кат юллаган.

Элегрәк Уфадагы “Архзащита” төркеме активистлары Уфа шәһәре идарәсенә зарланып Башкортстан прокуратурасына гариза юллаган иде. Анда алар Уфа мэриясен мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә чаралар күрмәүдә гаепләп, прокуратурадан моны тикшерүне сорады. “Шәһәр идарәсе соңгы елларда күп санлы мәдәни мирас объектларын муниципаль ихтыяҗлар өчен ала, анда яшәүче кешеләрне башка торакларга күчерә, ләкин биналарны консервацияләп, аларны саклау, яхшы хәлдә тоту өчен чаралар күрми” дип аңлатты Эльза Мәүлимшина. Аның сүзләренчә, тарихи биналарда кеше тормый башлагач, ягып җылыту туктатылгач, алар зур тизлек белән туза, анда сукбайлар яши башлый, җинаятьләр кылына, болар барысы да бинаның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Соңгы ике елда гына да ике мәдәни мирас объектында ике янгын чыкты: Видинеев йортында һәм Бухартовскийлар утарында”, дип сөйләде Мәүлимшина.

XS
SM
MD
LG