“26 апрель – республика өчен әһәмиятле дата. Бу көнне без бөек татар шагыйре, заманча татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Аны мәйданнарда бәйрәм итү, башка төрле чаралар оештыру матур бер традициягә әйләнгән иде. Үзизоляция чоры әлеге көннең әһәмиятен һич кенә дә киметә алмый. Шуңа күрә аны мөмкин булганча тулы итеп уздырырга тырышабыз”, диелгән рәсми белдерүдә.
26 апрельдә “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесендә бәйрәм фильм-концерты трансляцияләнәчәк. Әлеге концерт барышында Тукай премиясенең 2020 елгы лауреатлары игълан ителәчәк.
Шигърият бәйрәме флешмоб рәвешендә үтә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Тукай шигырен укуны видеога яздырып, аны #шигырьбәйрәме #тукайтуганкөн #праздникпоэзиионлайн #деньрождениятукая һештеглары белән билгеләргә кушылган министрлык сайтында. Әлеге флешмоб 12:00 сәгатьтә башлана.
Татарстан мәдәният оешмалары да онлайн тамашалар әзерли. Тинчурин театры артистлары үзләренең YouTube-каналында шигырь укыячак. Актерлар чараны “Туган тел” җыры белән тәмамлаячак.
Шигъри флешмобларны “Әкият” курчак театры, Тукай музее, Милли музей да оештыра.
Татар китабы музее Тукай иҗатын өйрәнүче галимнәр, тәнкыйтьчеләр, Тукай премиясенең быелгы лауреатлары белән видеоконференция уздыра. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән "Без белгән һәм белмәгән Тукай" дигән онлайн-квест үткәрү дә планлаштырыла.
Нәҗип Җиһанов музееның YouTube каналында “Нәҗип Җиһанов иҗатында Габдулла Тукай әсәрләре” дигән програм узачак.
“Мин татарча сөйләшәм” чарасы да быел онлайн режимда үткәрелә.