Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиянең Чаянда җирлегендә нефтьчеләр өчен күчмә һоспиталь корыла


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чаянда җирлегеннән вахтачыларны башка төбәкләргә күчерү эше дә бара.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Якутиягә күчмә һоспиталь һәм Хабаровскидан табиблар бригадасы җибәргән. Һоспиталь коронавирус таралып китү аркасында нефтьчеләр карантинда калган Чаянда җирлеге янында корылачак дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, шушы көннәрдә Хабаровскидан медицина җиһазлары китертеп, 125 кешелек вакытлыча урнаштыру пункты ачарга да ниятлиләр.

Шул ук вакытта Чаянда җирлегеннән вахтачыларны башка төбәкләргә күчерү эше дә бара. 30 апрельдә 50 кешене Омскига җибәргәннәр.

Якутиядән 1800 кешене Башкортстан кабул итәчәк, бу турыда 30 апрельдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров белдергән иде.

“Газпром” ширкәтенә караган Чаянда нефть чыгару җирлегендә эшчеләр коронавирус шартларында ярдәм оештырылмавына ризасызлык белдереп, фетнә чыгарды. Эшчеләр белдергәнчә, аларга коронавирус тестлары нәтиҗәләре хәбәр ителми, саклану чаралары юк, кешеләрне бер-берсеннән изоляцияләү оештырылмаган. 27 апрель кич белән эшчеләр юлларны киртәләде, ике тәүлек буе тәгәрмәчләр яндырып, протест белдерде.

Вахтачыларга өйләренә кайтырга рөхсәт ителмәде. Аларның якыннары Азатлыкка Чаянда җирлегендә вахтачылар өчен тиешле дәрәҗәдә яшәү шартлары булмавын һәм авырулан саклану чаралары оештырылмавын сөйләде.

XS
SM
MD
LG