Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кирмәне вәкиле: "Тарих институтын бетерү турында сүз бармый"


Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев Тарих институтының 20 еллыгына багышланган күргәзмәдә
Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев Тарих институтының 20 еллыгына багышланган күргәзмәдә

Татарстан президенты сүзчесе белдерүенчә, институтның нинди формада үсеш алачагы турында сөйләшүләр бара.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтын ябарга җыенмыйлар. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн брифингта белдерде.

"Мәрҗани исемендәге тарих институтын бетерергә җыенмыйлар. Институт һәрвакытта да республика җитәкчелеге игътибарында булды. Бүген мондый сораулар бик күп килде. Аны ябу турында сүз бармый. Бүген институт нинди формада үсеш алачагы, эшен ничек көчәйтергә мөмкин булуы турында сөйләшүләр бара. Бу әлегә фикер алышу дәрәҗәсендә генә", диде Галимова.

Тарих институтының ябылу ихтималы хакында чәршәмбе кич Азатлыкка институт мөдире Рафаил Хәкимов хәбәр итте. Институт коллективы бу хакта 27 май кичендә генә белгән, күбесе хәбәрдар булмаган. Татарстан хөкүмәте порталында әлегә рәсми карар юк, әмма Хәкимов карар өлгесен күрдем дип сөйләде Азатлыкка. Тарих институты коллективы Альфред Халиков исемендәге Археология инсититутына кушылырга мөмкин ди ул.

Соңрак Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов Тарих институты ябылу турындагы хәбәрне кире какты, "ябу түгел, реогранизация булырга мөмкин", дип белдерде.

Галимнәр институт ябылу зур хата булачак дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG