Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда генерал Сөләйманины үтерүдә гаепләнүчене үлемгә хөкем иттеләр


Үлем җәзасына хөкем ителүче генералның кайдалыгын АКШ хәрбиләренә хәбәр иткән диелә.

Иранда 2020 ел башында генерал Касыйм Сөләймани үлемендә гаепләнүче үлем җәзасына хөкем ителгән. Бу кеше АКШ һәм Израиль күзләү хезмәтләре белән хезмәттәшлек иткән һәм аларга генералның кайдалыгын белдергән диелә.

Ислам инкыйлабы сакчылары корпусының "Әл-Кудс" махсус бүлеге җитәкчесе генерал Касыйм Сөләймани 3 гыйнварда Багдадта, АКШ һава һөҗүме нәтиҗәсендә үтерелде. Тәһран моңа җавап итеп Гыйракта Америка хәрбиләре урнашкан ике ныгытманы утка тотты. АКШ хәрбиләре арасыннан дистәләрчә кешенең яралануы хәбәр ителде.

Америка белән Иран арасында каршылык көчәйгән көннәрдә Иран һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре юлчылар төягән очкычны бәреп төшерде. Украина Халыкара һава юлларының "Боинг-737" очкычында 176 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG