Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Финляндия татарлары тәҗрибәсен читтә яшәгән башка татарлар да куллана ала"


Финляндия татарларының "Йолдыз" футбол такымы

Казанда Финляндиядә яшәүче татарлар тарихы турында "Татары Финляндии: история, интеграция, сохранение идентичности" исемле китап чыкты. Китапның авторы — Финляндия татар мәхәлләсе имамы, фәлсәфә докторы Рамил Беляев.

Ни өчен бу китапны бөтен дөнья татарларына укырга киңәш ителә? Нигә китап рус телендә чыккан? Чит ил фән дөньясында татар теленә мөнәсәбәт нинди? Азатлык китап авторы белән сөйләшеп, бу һәм башка сорауларга җаваплар алды.

— Рамил хәзрәт, бу китапка нинди мәгълүмат тупланган, аның үзенчәлеге нидә? Башка тарихи китаплардан ни белән аерыла?

Финляндия татарларының чит мохиттә сакланып калу алымнары, тәҗрибәсе турында сөйлисем килде

— Бу китапны яза башлаганда, мин күз алдымда берничә максат тоттым. Бер яктан, Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын теркәп, язып чыгасым килде. Финляндия татарларының тарихы бик бай, үзенчәлекле. Түбән Новгород якларыннан беренче татарлар монда 150 ел элек килеп урнашкан. Бу тарих үзе үк бик кызыклы. Икенче яктан, ул әле тарих кына да түгел, зур тәҗрибә дә. Кече ватаннары белән элемтәләре киселгән вакытта татарлар үз асылын югалтмыйча, татарлыкны, динне саклап калып гомумән бу азчылыкның миллиятен үстерә алган. Шуңа күрә, мин китапны язарга тотынганда уйладым — бу тарих кына түгел, тәҗрибә уртаклашу да булырга тиеш. Финляндия татарларының чит мохиттә сакланып калу алымнары, тәҗрибәсе турында сөйлисем килде.

Гомумән, тарих ул укып чыгу өчен генә түгел, гыйбрәт алыр өчен дә. Бу китап та шулай киләчәктә кулланырлык бер тәҗрибә, фикер чыганагы булсын иде.

Димәк, Финляндия татарлары үрнәгендә Татарстаннан читтә яшәгән татарларга, азчылык булып яшәгән килеш тә, үзен саклап кала алу юлларын табарга мөмкин. Бу китапны язганда, фәнни хезмәтемә мәгълүмат туплаган вакытта да мин мәхәллә әгъзаларын шушы күзлектән чыгып күзәтә башладым. Алар үз милләтенә һәм диненә ниндирәк мөнәсәбәттә, алар аны ничегрәк сакларга тырышалар? Бөтен фикерләр, анализлар китапның соңгы битләрендә язылган. Хәтта үз милләтеңне, үз азчылыгыңны саклап калыр өчен нинди инструментлар кулланырга мөмкин булуы хакында модель да бирелә. Ул модельне бүгенге көндә Русиядә, Татарстаннан читтә яшәгән татарлар куллана ала. Ул бигрәк тә чит илләрдә яшәгән татарларга файдалы булыр, бәлки алар ул инструментларны куллана да алыр.

Финляндия татарлары чит мохиттә сакланып калу алымнарын гамәлдә кулланган. Бу аларның үз җилкәләрендә татыган, үз тормышлары аша сынаган тәҗрибәсе. Әлеге тәҗрибә әзер инструментлар буларак формалашкан. Аларны башкаларга да тәкъдим итеп була. Башка илләрдәге милләттәшләребез аны үз тормышларында кулланырмы-юкмы, әйтеп булмый, һәрбер азчылык үзе анализ ясарга тиеш. Һәр илдә вазгыять үзгә, бу әсбапларны куллану мөмкинлеге дә төрлечә.

— Сез әйткән чаралар — нинди алар?

Чит илдәге татар оешмалары үз-үзен тәэмин итә алмый, алар Татарстаннан яки хәйриячеләрдән ярдәм көтә

— Аларның кагыйдәләре бик гади. Иң беренче һәм мөһиме — бер мәхәллә астында җыелу. Безнең татарларга, кызганыч, төрле төркемнәргә, фиркаларга бүлгәләнү хас. Бердәмлеккә килә алмасак, үсешкә дә ирешә алмыйбыз дигән сүз. Икенчедән, мәхәлләнең (оешма, җәмгыятьнең) матди бәйсезлеге булырга тиеш, ул үз-үзен тәэмин итәргә тиеш. Бу бик мөһим. Сер түгел, бүгенге көндә чит илләрдә булган татар оешмалары да, Русия эчендәге татар оешмаларының да зур өлеше үз-үзен тәэмин итә алмый. Алар Татарстаннан яки хәйриячеләрдән ярдәм көтә. Матди мөстәкыйльлек булу оешмага карарлар һәм гамәл кылырга мөмкинлекләр бирә. Шуңа күрә тарих һәм тәҗрибә — ике мөһим әйбер.

Бу мәсьәләләр минем диссертациямдә язылган иде, мин аны 2017 елны Һелсинки университетында якладым.

Бу китапны эшләгән вакытта минем тагын бер хыялым тормышка ашты — Финляндия татарлары тарихы белән бәйле бик күп фотосурәтләр бар, алар әлегә нинди дә китап битләрендә күренмәде. Шушы тарихи рәсемнәрне бастырып чыгарырга дигән өметем бар иде. Аллага шөкер, бусы да булып чыкты. Бу рәсемнәрне карап укучылар тарихны яхшырак күзалдына китерә алалар. Әлбәттә текст уку да мөһим, ләкин рәсемнәрне карау ул башка. Бу китап 288 биттән тора. Рәсемнәрдә беренче татарларның килүләреннән, биредә кибетләрне ачудан алып, төрле шәһәрләрдәге татар тарихлары, төрле мәҗлесләрдән, дини, милли чаралардан, соңгы елларда татар азчылыгының Финляндия хөкүмәте белән аралышуы, фин хөкүмәтенең аларга мөнәсәбәтләренә кадәр кергән. Болар бөтенесе шушы китап битләрендә ачыклана. Форсаттан файдаланып шушы кыйммәтле рәсемнәрне тапшыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә.

Финляндия татарларының Яңа ел мәҗлесе
Финляндия татарларының Яңа ел мәҗлесе

— Финляндия татарлары тәҗрибәсе белән танышырга теләүчеләр сезнең китапны каян таба ала?

— Китапның тулы тиражы әлегә Казанда. Барлыгы 2 мең данә басылды. Якын киләчәктә ул Татарстан китапханәләренә, Бөтендөья татар конгрессына һәм милли оешмаларга, таратылачак. Китапның тәкъдим итү чаралары да булыр дип планлаштырабыз. Ул чаралар Казанда, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Петербурда булачак дип исәплибез. Тәкъдим итү кичәләрендә китап белән танышып булачак.

— Ни өчен китап Финляндиядә түгел, ә Казанда басылды?

— Бу китап минем диссертация нигезендә ясалды. Аны яклау чарасына Финляндиядә Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты. Бу фәнни эш булып университет диварларында калмасын, аның белән милләттәшләребез, милли оешма вәкилләре дә танышсын дигән фикерне Васил әфәнде җиткерде. Шушы фикер белән грантка гариза бирелде һәм Татарстан хөкүмәте аны кабул итте. Әлбәттә бу фикер өчен һәм гомумән ярдәме өчен Васил әфәндегә һәм грантны кабул иткән өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә.

— Китап рус телендә чыкты, бу Финляндия татарлары өчен хас әйбер түгел. Ни өчен русча чыкты, сез, автор буларак, үзегез шулай хәл иттегезме, финанслаучы таләбе шундый булдымы?

— Бу практик мәсьәлә. Диссертация Һелсинки университетында рус телендә язылды. Университет таләпләре буенча, әгәр фәнни җитәкче һәм оппонент шушы телне белсләр, аңарда фәнни эшне язарга ярый. Әгәр дә университетта татар телен белгән профессор булган булса, аны татарча язган булыр идем. Ләкин, кызганыч, Һелсинки университетында татар телен белгән профессор табылмады. Шуңа күрә ул рус телендә язылды. Шуннан Казанда без рус телендә язылган фәнни эшне эшкәрттек тә, китап итеп бастырдык.

Һелсинкида мәхәллә бинасы
Һелсинкида мәхәллә бинасы

Сер түгел, бүгенге көндә татар халкы күбрәк рус телендә укый. Аларга да рус телендә укырга җиңелрәк булачак. Ләкин без әлбәттә бу китап татар телендә дә булырга тиеш дигән фикердә, шуңа күрә бүгенге көндә китапны татар теленә тәрҗемә итү эше бара. Тиздән ул әзер булачак, мөмкинлек тапсак, ул китап кирил һәм латин хәрефләре белән татар телендә ике китап итеп басылып чыгачак. Ләкин, иң кимендә, без аны Финляндиядә латин хәрефләрендә бастырып чыгарырга җыенабыз. Аллаһы боерса, ул быел булачак.

Татарча китап кем хисабына чыгачак?

— Ул мәсьәлә әле ачык. Финляндиядә басылып чыкса, ул үз хисабыбызга басылачак. Татарстанда кирил хәрефләре белән булса, ул мәсьәлә әле хәл ителмәгән.

— Китапны башка телләргә дә тәрҗемә итәргә ниятлисезме?

— Әйе, ул киләчәккә куелган планнар. Быел гына булмас ул. Инглиз теленә дә тәрҗемә итү ниятебез бар. Фән дөньясын карасаң, иң киң кулланылган тел — ул инглиз теле. Димәк, әгәр без дөнья күләм татар тарихын, аерым алганда Финляндиядә яшәүче татарларның тарихын җиткерергә, дөньяда танытырга телибез икән, әлбәттә ул инглиз телендә булырга тиеш. Инглиз телендә чыкса, ул дөньякүләм танылган нәшриятта чыгарга тиеш дип уйлыйм. Бу китап эчтәлегендә Финляндия татарлары тарихы гына түгел, Алтын Урда, Болгар чоры, Казан белән Касыйм ханлыклары һәм Түбән Новгород татарлары тарихлары да кергән — китапта кыскача гына гомуми татар тарихы бирелгән.

Финляндия татарларының "Башкарма" төркеме
Финляндия татарларының "Башкарма" төркеме

Фин теле үзеннән үзе аңлашыла, чөнки бу Финляндия тарихының бер өлеше. Финляндиядәге татарлар үз ватаннарын саклап сугышта да катнашкан, шушы җәмгыятьне төзүгә дә өлеш керткәннәр. Сәүдә эшләренә зур йогынты ясаганнар. Бүгенге көндә Финляндия хокүмәте татарларны сыешу һәм интеграция мисалы итеп башка мөселман азчылыкларына күрсәтә. Шуңа күрә бу китапны фин теленә бастырып чыгару табигый бер хәл булырга тиештер.

Төрек телен алсак, безнең тарихи ватаныбыз белән элемтәләр киселгәч, Финляндия татарлары өчен бердәнбер мөстәкыйль һәм бәйсез төрки дәүләт ул Төркия булган. Финляндия татарларының Төркия белән элемтәләре көчле. Бәлки без бу элемтәләрне Төркия күләмендә дә танытсак, бу файдага булыр иде.

— Совет заманында чикләр ябылгач, Финляндиядә яшәүче татарларның күбесе совет иленә кире кайтмас өчен Төркия ватандашлыгын, Төркия паспортын алган дип сөйлиләр. Чыннан да шулаймы?

— Әйе, андый мисаллар да булган. Ләкин Финляндия ватандашлыгына керү өчен башка ил ватандашлыкларын калдырырга мәҗбүри булган. Шуңа күрә бүген татарлар Финляндия ватандашлары.

— Шушы тарихлар да китапка кергәнме?

— Кергән. Анда андый паспортның мисалы да бар.

— "Кыш сугышы", Финляндия татарларының Карелиядә әсирлектә булган татарларны үз яннарына алып килү тарихлары да китапка кергәнме?

— Керде. Ярвенпәә шәһәрләренә татарларның килүләре, анда яшәүләре һәм кыскача тарихлары бер-ике рәсем белән китапка керде.

Ярвенпәә мәчете
Ярвенпәә мәчете

— Сез бит Финляндия татарлары тарихларына кагылышлы ике фильм да төшергән идегез, тагын шундый планнар юкмы?

— Андый планнар әлбәттә бар, ләкин әлегә бу бик ерак планнар. Финляндия татарлары тәкъдире белән бәйле булган кызыклы темалар бик күп. Әлегә бу китапның эшләрен бетерергә кирәк. Аны башка телләргә чыгару бик күп көч һәм вакыт ала.

— Сез узган елларда Сергач якларына Финляндиядә яшәүче татарларны алып кайта идегез. Ул эш туктап калдымы, яисә алар бөтенесе дә кайтып туган якларын күрдеме? Ул эш дәвам итәме?

— Мин соңгы 10 ел эчендә 3-4 төркемне Сергачка алып кайттым. Үзебезнең һәм Тәмпере мәхәлләләреннән татарлар иде. Шуңа күрә, кем теләгән булса барып күреп кайтырга мөмкинлекләре булды. Әлегә андый төркемнәр җыелганы юк.

— Финляндия татарларның тәҗрибәсе күп кенә татарларга үрнәк булып тора ала дидегез. Ә хәзерге яшьләр арасында хәлләр ничегрәк, яшьләр татар телен беләме, катнаш никахлар киң таралганмы?

— Бу бөтен дөньядагы тенденция шулай үк Финляндия татарларына да тәэсир итә. Татарстанда, Мәскәүдә, Түбән Новгород, Петербур якларында безнең татарларыбыз арасында ничек ассимиляция зур иттереп бара, аның кечкенә күренеше әлбәттә Финляндиядә дә бар. Бездә дә катнаш никахлар бар. Катнаш гаиләләрнең саны арта. Бүгенге көндә бу процесска каршы тору җиңел түгел. Икенче яктан ул катнаш гаиләләрдә телгә һәм дингә мөнәсәбәтләре искиткеч матур. Безнең катнаш гаиләләрнең зур өлешендә балалар ике телдә камил дәрәҗәдә сөйләшә. Монда тел дигән нәрсәгә зур бер игътибар бирелә һәм бер кыйммәт итеп санала. Бала татар телен белсә, ул бер байлык дип кабул ителә.

Төркия президенты Финляндия татарларында кунакта, сулдан: Окан Даһер, Рамил Беляев, Рәҗәп Эрдоган, Һелсинки, 2010 ел
Төркия президенты Финляндия татарларында кунакта, сулдан: Окан Даһер, Рамил Беляев, Рәҗәп Эрдоган, Һелсинки, 2010 ел

Дингә мөнәсәбәт шулай үк бөтен дөньядагы тенденция шикелле, кызганыч, арта бармый, дөресен әйтергә кирәк. Ләкин барыбер дингә хөрмәт күрсәтәләр, безнең дини гадәтләребез — балага исем кушу, кешене соңгы юлга озату — бөтенесе саклана һәм дәвам итә.

— Җомга намазларына гадәттә ничә кеше килә?

— Безнең мәчеттә 70-80 кеше җыела, шуларның 20-30 проценты татарлар. Яшьләр дә килә, Аллага шөкер! Кемнәрнең мөмкинлекләре бар, кем эшен калдырып җомгага йөри ала, җомга намазына килә. Әмма зур өлеше үз эшләреннән китә алмый, шуңа күрә алар Рамазан аеның тәравих намазларында күбрәк катнаша.

— Фейсбукта бер фото чыгарганнар иде — анда 100 ел элек чамасы бер татар кешесе үзенең кибет ишегенә татарча "Мин җомгага киттем, кибет ябык" дип язып куйган.

— Әйе, ул булган хәл. Ул вакытта татарларның үз кибетләре булган, шуңа күрә аларның эштән китү мөмкинлекләре булган. Әлеге заманда татарлар төрле өлкәләрдә эшли, анда эштән тиз генә чыгып китеп булмый.

— Финляндиядә татар балалар бакчасы һәм җәйләүләр эшләп килә иде. Алар әле дә бармы?

— Әйе, бөтенесе дә эшли. Әлеге вакытта коронавирус аркасында балалар бакчасы эшләмәде, ләкин укытулар онлайн рәвештә барды.

— Сез безнең язмалардан карап барасыздыр, Сергач якларында урнашкан татар авылларында коронавирус бик нык таралды, татар авылларында 100дән артык кеше чирли, үлүчеләр дә бар. Ул чирне авылларга Мәскәүдә яшәүче милләтәшләребез алып кайтты. Мәскәүдә яшәгән авылдашларына авылга кайтмагыз дисәләр дә, алар барыбер кайтты һәм чир шулай таралды. Бу җавапсызлыкмы, татарлар тәртипсезме? Сез, хәзрәт буларак та, анда туган кеше буларак та, бу гамәлләрне ничек бәяләр идегез?

— Әлбәттә бу эш бик күркәм түгел. Мин аларны аңлыйм инде, Мәскәү фатирларында дүрт дивар эчендә утыру бер дә кызык түгел, авылга кайтып, үз абзарында саф һавада йөрү күпкә уңайлырак, ләкин үз халкың каршында да җаваплылыкны истә тотарга кирәк. Әгәр дә чирләгән килеш авылга кайтасың икән, ике атна өеңдә утырырга тиешсең. Әгәр дә хаста икәнеңне сизәсең икән, туры хастаханәгә бар. Ә безнең халкыбызда бит бергә җыелып утырып мәҗлестә чәйләр эчеп сөйләшүләр гадәте бар, татарлар — җәмгыятьчел халык. Без бер-беребез белән аралышырга бик яратабыз. Бу әйбернең таралуы бик тә кызганыч, бигрәк тә олы яшьтәгеләр арасында. Минем танышларым да берничә кеше шулай авылларына кайтып китте, мин дә бераз шикләнеп караган идем, ничек булыр микән бу, нәрсә белән тәмамланыр дип. Менә нәтиҗәсен һәрберебез күрдек.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG