Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә 1 июль тавыш бирү чарасы өчен Путинга каршы шикаятьне кабул итмәгән


Русия Югары мәхкәмәсе
Русия Югары мәхкәмәсе

Мәскәү думасы депутатларының Владимир Путинның Конституциягә үзгәрешләргә тавыш бирү чарасын уздыруына каршы биргән шикаяте кабул ителмәгән.

Мәскәү шәһәр думасы депутатлары Евгений Ступин һәм Олег Шереметьев, сәясәт галиме Валерий Соловей һәм юрист Сергей Бочаровның Путинның Конституциягә үзгәрешләргә 1 июльдә тавыш бирү турында фәрманын дөрес түгел дип тануны таләп итеп бирелгән шикаятен мәхкәмә карамаячак. Русия югары мәхкәмәсенең бу турыда карары аның сайтында чыкты.

Шикаять 17 июньдә бирелгән. Аның авторлары мәхкәмә гаризаны 1 июльгә кадәр тикшереп өлгерүенә ирешәсебез килә дип белдергән иде.
Депутатлар коронавирус эпидемиясе шартларында тавыш бирү чарасы уздыру кешеләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куя дип саный. “Җиңелмәгән вирустан көн саен дистәләгән, кайчакта йөзләрчә кеше үлеп торган вакытта тавыш бирү уздыру – җинаять” диелде шикаять текстында.

Элергәк Путинның әлеге фәрманын Геннадий Рудяк, аннары Виктор Мещеринов мәхкәмәгә биргән иде. Бу очракларда да шикаять кабул ителмәде.

Путин үзенең фәрманы белән Конституциягә үзгәрешләр турында гомумхалык тавыш бирү чарасын 1 июльгә билгеләде. Ләкин вакытыннан алда тавыш бирү 25 июньдә - 24 июньгә билгеләнгән Җиңү парадының икенче көнендә үк башланып китә. Конституциягә барлыгы 40лап үзгәреш кертелә. Атап әйткәндә, Конституциянең халыкара хокуклардан өстенлеге, Путинның президентлык мөддәтләрен “нульләштерү” карала.
Русия медиалары бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне тавыш бирүгә мәҗбүриләп китерү, Мәскәүдә онлайн тавыш бирүгә теркәлү өчен акча түләү очраклары турында язды.

Русиядә коронавирус эпидемиясе сәбәпле гадәттән тыш хәл рәсми рәвештә кертелмәде, әмма “үизоляция” дип аталган чикләүләр кертелде. Илнең күп төбәкләрендә һәм Мәскәүдә “үзизоляция” тәртибе гамәлдән чыгарылды. Шул ук вакытта хәзер Русиядә көн саен 8 меңгә якын кешедә коронавирус табыла. Путин элек 22 апрельгә билгеләнгән тавыш бирү чарасын коронавирус сәбәпле соңгарак күчергән вакытта тәүлеклек зарарланучылар саны моннан кимрәк иде.

XS
SM
MD
LG