Accessibility links

Кайнар хәбәр

27 июльдән Донбасста вакытлыча тынычлык тәртибе гамәлгә керә


Украина хәрби көчләре һәм "ДНР", "ЛНР" төркемнәре үзара атышларны туктатуга әзерлеген белдерде.

Украина хәрби көчләре һәм үзләрен республика дип игълан иткән Донецки һәм Луһански төбәкләре сугышчан төркемнәре арасында вакытлыча солых тәртибе гамәлгә керә. 27 июль төнге уникедән соң атыш туктатыла. Бу турыда узган атнада Украина, Русия һәм ОБСЕ вәкилләре катнашындагы Өчъяклы контакт төркеме сөйләшүләре нәтиҗәсендә ирешелгән килешүдә әйтелә.

Русиядән ярдәм алып торучы "ДНР" һәм "ЛНР" төбәкләре дә вакытлы солых тәртибен үтәүгә әзерлекләрен белдерде. "ДНР" җитәкчелеге сугышчыларына нинди дә булса корал куллануны, шул исәптән ату коралларын куллануны да тыйганнарын белдерде.

Өчъяклы төркемдә шулай ук диверсия-күзләү төркемнәре эшчәнлеген, ут ачу, шул исәптән снайпер утын да, тыю турында әйтелә. Атышны туктату тәртибен үтәү – Мински килешүләрендә каралган башка килешүләрне дә үтәүгә беренче адым дип ассызыклана.

Солых тәртибе гамәлгә керер алдыннан Украина президенты Владимир Зеленский һәм Русия президенты Владимир Путин телефоннан сөйләште.

Зеленский офисы хәбәр итүенчә, Украина президенты Русиядә, Украина көнчыгышында һәм Кырымда сак астында тотылган украин ватандашларын азат итү өчен адымнар ясарга кирәклегенә игътибар иткән. Шул исәптән ул өч яшьлек улы фаҗигале төстә вафат булган кырымтатар Руслан Сөләймановны иреккә җибәрү мәсьәләсен дә күтәргән.

Кремль хәбренчә, Русия президенты Зеленскийга Украинаның җирле сайлаулар уздырырга карар итүе Мински килешүләренә каршы килә дип белдергән.

Атышны туктату режимы Донбасстагы ызгыш зонасында вакыт-вакыт кертелеп тора, әмма һәрвакыт шунда ук диярлек бозыла. Каршы торучы яклар килешүне бозуда бер-берсен гаепли.

2019 елның ахырында озак вакыттан соң беренче тапкыр Русия, Украина, Франция һәм Германия лидерлары Норманд форматында очрашуында Мински килешүләрен үтәүгә юнәлтелгән берничә адым хакында игълан ителгән иде. Ләкин санап кителгән чаралардан бары әсирләр белән алмашу гына тормышка ашырылды, анысы да “барысын да барысына” алыштыру форматында эшләнмәде.

Украинаның көнчыгыш биләмәләрендә кораллы ызгыш 2014 елдан бирле бара. Сепаратистлар Донецки һәм Луһански өлкәләренең үзәкләрен дә кертеп, бер өлешен контрольгә алды. Украина һәм Көнбатыш илләр Русия сепаратистларга турыдан-туры ярдәм итә, шул исәптән хәрби ярдәм дә күрсәтә дип белдерә. Мәскәү моны кире кага. Ике арадагы каршылыкны бетерү турында Мински килешүләре 2015 елда имзаланган, ләкин аның таләпләренең күп өлеше тормышка ашырылмаган.

XS
SM
MD
LG