Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Путин Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүгә әзерлектә катнашучыларны бүләкләячәк


Бүләкләнүчеләр исемлегендә түрәләр, артистлар, блогерлар бар.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр турында тавыш бирү чарасына әзерлек эшендә катнашкан дәүләт вазифасы кешеләре, артистлар, блогерлар һәм башка төр затлар Русия президенты кулыннан орден-медальләр һәм мактау кәгазьләре алачак. Бүләкләнүгә әзерлек баруы хакында РБКга аның берничә чыганагы хәбәр иткән.

Исемлеккә шулай ук президент идарәсе хезмәткәрләре, төбәк дәрәҗәсендәге түрәләр, сайлау комиссияләре вәкилләре, “Бердәм Русия” әгъзалары, Гомумрусия халык фронты вәкилләре һәм үзгәрешләрне әзерләү эшче төркеме вәкилләре дә керәчәк.

Мәскәү мэриясе бүләкләүгә тәкъдим ителгән кешеләр исемлеген әзерләгән, анда социаль өлкә өчен җаваплы вице-мэрлар - Анастасия Ракова, Александра Горбенко һәм Наталья Сергунина кергән диелә.

Артистларны тавыш бирүне рекламалаган роликларда төшкән өчен, шулай ук коронавирус эпидемиясе вакытында хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләргә җыеналар. “Күпләр бу чорда ил өчен тырышты. Мәсәлән, Владимир Машков һәм Сергей Безруков изоляциядәге кешеләр өчен концертлар һәм чыгышларда бушлай катнашты” дигән газет чыганакларының берсе.

Бүләкләү кайчан буласы әлегә әйтелми. Исемлек төзү, документлар әзерләү һәм бүләк тапшыру арасында гадәттә берничә ай уза диелә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Конституция үзгәрешләрен тавыш бирүчеләрнең 78 проценты хуплаган.

XS
SM
MD
LG