Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан суверенитеты көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак


Моны хөкүмәт бәйрәм көненең якшәмбегә туры килүе белән аңлата.

Татарстан суверенитетының 30 еллыгы уңаеннан өстәмә ял көне каралмаган. Бу хакта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үз сәхифәсендә хәбәр итте.

"Татарстан оешмалары хезмәткәрләреннән килгән күптөрле мөрәҗәгатеннән соң Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 1992 елның 19 фервалендә кабул ителгән "Татарстанның бәйрәм һәм истәлекле көннәр турындагы" кануны нигезендә 30 август – Татарстан республикасы көне – ял көне булып санала. Бәйрәм көне якшәмбе белән туры килгәнгә өстәмә ял көне каралмаган", диелә хәбәрдә.

1990 елның 30 августында Татарстан үзенең суверенлык декларациясен кабул итте. Юбилей елы булуга карамастан, республика хакимияте ел дәвамында махсус чаралар үткәрергә җыенмый. Рәсми җитәкчеләр суверенитетның 30 еллыгы турында әлегә кадәр искә алмады.

Татарстанның мөстәкыйльлеген ТАССРның 100 еллыгы шаукымында көн тәртибеннән төшерелде. 30 августны, гадәттәгечә, республика һәм шәһәр көне буларак билгеләп үтәргә җыеналар.

XS
SM
MD
LG