Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 1 сентябрь бәйрәмнәре булмаячак


Яңа уку елында балаларга битлек һәм бармакча кию таләбе куелмый.

Казанда уку елы узган еллардагы кебек үк башланачак, әмма 1 сентябрьдә була торган тантаналы бәйрәмнәр узмый. Бу турыда Казан мэриясендә дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин белдергән.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле куелган санитар-эпидемология таләпләре аркасында мәктәптә уку тәртипләренә үзгәрешләр керә. Метшин сүзләренчә, балалар социаль дистанция сакларга тиеш, ә битлек һәм бармакча кию таләп ителми.

Элегрәк Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе вәкиле республика мәктәпләрендә укулар тәртибенә нинди үзгәрешләр керергә мөмкин икәнен әйткән иде. Бу үзгәрешләр сыйныфларда, мәктәп бинасында чисталык саклау, һава алыштырып тору, балаларның температурасын үлчәү кебек чаралардан гыйбарәт, шулай ук сыйныфларның бер-берсе белән мөмкин кадәр азрак очрашуын күздә тота.

Казанда быел барлыгы 148,5 мең укучы мәктәпкә бара, беренче сыйныфларга 20,5 мең бала киләчәк.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров пандемия аркасында дәресләр озынлыгы биш минутка кыскартылачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG