Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хисап пулаты Русиядәге "чүп реформасын" уңышсыз дип бәяләде


Илдәге чүп-чарның 90 процентыннан артыгы элеккечә полигон һәм чүплекләргә ыргытыла, мохиткә зыян килә.

Русия хисап пулаты уздырган тикшеренүләр илдә чүп-чарны юк итү, калдыкларны эшкәртү начар башкарылуын ачыклаган. Бу турыда аның хисабында әйтелә. Илдә барлык чүп-чарның 90 проценты элеккечә чүплекләргә, полигоннарга илтеп түгелә, бу исә табигатьнең пычрануына китерә, калдыкларның 70 процентынан кимрәге генә эшкәртелә диелә хисапта.

2017 елда гамәлгә кергән “Чиста ил” федераль проекты тормышка ашкан очракта да, ул вазгыятьнең яхшыруына китермәячәк дип билгели экспертлар. Проектка ярашлы, 2024 елга зур шәһәрләр янындагы 191 чүплекне юк итеп, алар урынына яшеллек үстерү күздә тотыла. Ләкин, Росприроднадзор мәгълүматынча, 2019 елда Русия төбәкләрендә 8323 чүплек теркәлгән, аларның 916сы шәһәрләр янында урнашкан.

Рәсми полигоннарның чүп кабул итү мөмкинлеге дә тиздән бетәчәк дип кисәтә экспертлар. Каты калдыклар күләме ел саен 1-2 процентка арта бара, бу шартларда илнең 32 төбәгендә 2024 елда чүпне чыгарырга урын калмаячак, ә 17 төбәктә бу проблем 2022 елда ук килеп туачак диелә хисапта. Шул ук вакытта күп төбәкләрнең яңа полигоннар ачарга мөмкинлекләре юк дип кисәтә экспертлар.

Элегрәк “Русия экология операторы” дәүләт ширкәте төбәкләрдә чүп-чарны урнаштыру мөмкинлекләрен тикшереп, 11 төбәктә рәсми чүплекләр бер ел эчендә тулачак дип белдергән иде. Бу хәл Камчатка, Бурятия, Якутия, Байкал арты һәм Краснодар крайлары, Омски, Волгоград өлкәләрендә аеручы кискен тора. Бу төбәкләр 2023 ел ахырына кадәр экология һәм техник таләпләргә туры килми торган чүплекләрне куллануга күчәчәк диелде.

2018 ел җәендә Архангельски өлкәсе кешеләре Шиес станциясе янында чүп полигоны корылачагын белде. Бу чүплеккә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән калдыклар китерелергә тиеш иде. Җирле халык һәм экология активистлары ике ел дәвамында чүплеккә каршы көрәште. 2020 ел җәендә полигон төзү туктатылачагы билгеле булды.

Татарстанда Казан янындагы Осиново бистәсе тирәсендә чүп яндыру корылмасы төзүгә каршы протестлар бара. Халыкның ризасызлыгына һәм экспертларның проектның зарарлы булачагы турында бәяләмәсенә карамастан , корылманы төзергә дигән карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG