Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галишан Нуриәхмәт һәм Хәмит Вәлидинең 2019 елгы Хәтер көне митингына бәйле мәхкәмәсе кичектерелде


Хәмит Вәлиди (сулдан өченче) һәм Галишан Нуриәхмәт (сулдан дүнтенче) үз тарафдарлары белән Татарстан Югары мәхкәмәсе бинасы янында
Хәмит Вәлиди (сулдан өченче) һәм Галишан Нуриәхмәт (сулдан дүнтенче) үз тарафдарлары белән Татарстан Югары мәхкәмәсе бинасы янында

Татар милли хәрәкәте активистлары Галишан Нуриәхмәт һәм Хәмит Вәлидинең 2019 елгы Хәтер көне митингында ясаган чыгышлары өчен бирелгән штраф җәзасына карата Татарстан Югары мәхкәмәсендәге апелляция эшен карау ноябрьгә кичектерелде.

21 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсендә ТИҮ активистлары Галишан Нуриәхмәт һәм Хәмит Вәлидинең, 2019 елда Тинчурин паркында узган Хәтер көне митингында ясаган чыгышлары өчен Вахитов районы мәхкәмәсе салган бишәр мең сумлык штраф карарларының апелляция утырышы үтте.

Хөкемдар Евгений Верхокамкин активистларның эшен карауны 25 ноябрьгә күчерде. Бу хакта Азатлыкка мәхкәмә утырышыннан чыккач Нуриәхмәт белдерде.

“Хәмит Вәлиди утырышка Татарстан конституциясен тотып керде һәм үзе язган шигырьләрне укыган. Хөкемдар аны тыңлап торгач мәхкәмә эшен 25 ноябрьгә күчерү турында әйткән. Мин утырышка кергәч Верхокамкин минем эшнең дә 25 ноябрьгә күчерүләрен әйтте. Хөкемдар бу күчерүнең сәбәбен тиешле документларның үзләренә килеп җитмәвенә бәйләп аңлатты”, диде Нуриәхмәт.

Элекке федераль хөкемдар, хәзерге милли хәрәкәт активисты бу мәхкәмә утырышын документлар килеп җитмәү сәбәпле башка көнгә күчерүне эшне сузу дип аңлатты.

“Узган елгы Хәтер көненә бәйле сигез кеше җавапка тартылды. Бу кешеләрнең берсе инде вафат булды. Бүген менә беренче булып икебезнең эше Югары мәхкәмә утырышында каралырга тиеш иде, ансы да булмады, ноябрьгә кичектерелде. Эшне һаман да сузалар. Югары мәхкәмәдән нинди генә карар чыкмасын, мин бу карарны Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкмен”, дип белдерде Галишан Нуриәхмәт.

25 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Галишан Нуриәхмәткә былтыр Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен биш мең сум штраф салды.

Моңа кадәр Казан прокуратурасы Нуриәхмәткә карата административ канун бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруын кимсетү) нигезендә эш ачкан иде.

Галишан Нуриәхмәтне 25 август иртән полиция өенә ишектәге йозагын ачып керде һәм аны алып китте.

XS
SM
MD
LG