Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Авента-М үпкә җилләтү җиһазларын сатып алудан баш тарткан


Мәскәү һәм Петербурда булган янгыннардан соң, Татарстан Франция һәм Швейцария аппаратлары алуны өстен күрә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы covid-һоспитальләрдә янгыннар чыгуга сәбәпче булган, Русиядә җитештерелгән “Авента-М” үпкә җилләтү җиһазларын сатып алуны туктаткан. Хәзерге вакытта республика күбрәк Франция һәм Швейцария аппаратларын ала. Бу турыда Idel.Реалии материалында әйтелә.

2020 елның февраленнән 14 маена кадәр Татарстан 137 данә “Авента-М” аппараты сатып алган булган, моңа 255,1 миллион сум тоткан. Әлеге төр җиһазны сатып алу ягыннан Татарстан Идел буе төбәкләре арасында икенче урында торган.

Апрель уртасында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы барлыгы 534,1 миллион сумга 237 аппарат алырга гариза биргән. Шуларның йөз данәсе - Швейцариянең Hamilton-C җиһазлары, 137 данәсе – “Радиоэлектрон технологияләр” концерны” чыгара торган “Авента-М” аппаратлары булган. Май аенда Мәскәүдә һәм Петербурда covid-һоспитальләрдә янгыннар чыкканнан соң, Росздравнадзорның Татарстан бүлеге әлеге модель үпкә җилләтү җиһазларын куллану туктатып торылганын белдергән иде. Хәзерге вакытта Авента-М Татарстанда кулланыламы, апрельдә сатып алынганнары кулланылышка кертелдеме – бу турыда мәгълүмат юк.

Бу вакыт аралыгында Идел буе төбәкләре 679 данә Русиядә эшләнгән ИВЛ сатып алган (бәясе – 1,2 миллиард сум). Шулай ук Кытай (370), АКШ (130) чыгарган җиһазлар да сатып алынган. 123 данә Швейцария аппараты алынган, шуның 122сен Татарстан сатып алган. Моннан тыш, Татарстан 170,1 миллион сумга Франциядә чыккан аппаратлар сатып алган.

Янгыннардан соң төбәкләр Русиядә чыккан ИВЛ җиһазларын сатып алудан туктаган. Элек илдә чыккан аппаратлар бөтен заказның 45,2 процентын тәшкил итсә, хәзер 4,4 процентын гына алып тора.

Алай гына да түгел, Идел буе төбәкләре “Авента-М” җиһаларын алудан бөтенләй баш тарткан диелә.

Хәзерге вакытта төбәкләр чит ил аппаратларына өстенлек бирә: АКШ (169 аппарат) — 28,5 процент, Германия (136) — 22,9 процент һәм Франция (56) — 9,45 процент. Кытайдан аппаратлар алу да сизелерлек кимегән – элек 24,66 процент булса, хәзер 9,1 процентка калган.

Татарстан 178,7 млн сумга Швейцариядән (41 данә), Франция (43), Британия (9), Германиядән (5) аппаратлар сатып алган, Русиядә җитештерелгән ИВЛ бары бер данә сатып алынган. Идел Буе төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстан Швейцария һәм Франция җиһазларына өстенек бирә диелә.

Авента-М аппаратларын Ростех ширкәтенә керүче Урал прибор төзү корылмасы чыгара. Мәскәүдә һәм Петербурда янгыннардан соң Росздравнадзор 2020 елның 1 апреленнән соң чыгарылган аппаратларны кулллануны вакытлыча туктатырга кушты.

Июньдә “Авента-М” аппаратлары чыгаручы "Радиоэлектрон технологияләр" концерны үзенең ИВЛ җайланмаларын Русия хастаханәләреннән кире җыеп алачагы билгеле булды. Җиһазлар өстәмә сынаулар уздыру өчен кире алына диелде.

Августта Ростех башлыгы Сергей Чемезов Путинга “ИВЛ аппаратларын чыгару 50 мәртәбә арттырылды” дип мактанды.

Майда Русия АКШка һуманитар ярдәм йөзеннән 45 данә “Авента-М” җиһазы җибәргән иде. Соңрак бу җиһазлар сатып бирелгәне мәгълүм булды. Октябрьдә АКШның гадәттән тыш хәлләрне көйләү агентлыгы (FEMA) әлеге аппаратлар чүп буларак юк ителде дип белдерде.

Свердлау арбитраж мәхкәмәсе Урал прибор төзү корылмасын “сыйфаты начар медицина эшләнмәләре сату” маддәсе нигезендә 500 мең сумга, һәм “лицензия таләпләрен бозу” маддәсе нигезендә 100 мең сумга штрафка тартты.

XS
SM
MD
LG