Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда һәр дүртенче гаиләдә акча ашауга гына җитә


Русия гаиләләренең яртысы, ә яшь гаиләләрнең өчтән икесе керемнәренең ашауга һәм киемгә генә җитүен, эре әйберләр алырга акчалары калмавын әйтә.

Башкортстанда гаиләләрнең 24,1 проценты акчаларының ашауга гына җиткәнен белдергән. Әлеге сан Росстатның 2020 елның икенче чирегенә йорт хуҗалыкларының үз финанс хәлләрен бәяләве турында сораштыру хисабында китерелә. Русиянең ике дистә төбәгендә акчалары ашауга гына җиткән гаиләләр өлеше 20 проценттан артып китә. Татарстанда бу категориядәге гаиләләр юк дип күрсәтелә хисапта.

Башкортстанда гаиләләрнең 53 проценты акчаларының ашауга һәм киемгә җиткәнен, ә өй җиһазы, смартфон кебек озак файдалана торган әйберләр алырга җитмәгәнен белдергән. 2019 елның икенче кварталында мондый гаиләләр өлеше 39,2 процент булган. Татарстанда 43,4 процент гаиләнең акчасы ашау һәм киемгә китеп бара, узган елда бу сан 43,7 процент булган.

Русия күләмендә керемнәре ашау һәм киемгә генә җитә торган гаиләләр 49,9 процент тәшкил итә. Узган елда 49,4 процент булган. Ләкин кайбер төр халык өчен бу күрсәткеч сизелерлек арткан.

Аерым алганда, 2020 ел икенче чирегендә нәтиҗәләре буенча, Русиядә яшь гаиләләрнең 64 проценты озак файдалана торган тауарлар алырга акча җиткерә алмый. Бу гаиләләрнең кереме ашауга һәм киемгә китеп бара.

Узган елда 18-25 яшьлекләрдән торган гаиләләрнең яртысы гына (50,3 процент) эре әйберләр сатып алырга акча җитмәвенә зарланган булган. Быел исә яшь гаиләләрнең матди хәле сизелерлек начарайган, һәм алар хәзер иң кыен хәлдә калган катлам булып тора.

Яшьләрдән кала, эшләмәүче пенсионерлар хәле авыр – 62,4 проценты акчалары ашау һәм киемгә генә җитә дип белдергән. 2019 елда мондыйлар өлеше 58,8 процент булган.

Шул ук вакытта күп балалы гаиләләрнең хәле бераз яхшырган. Аларның 50,5 проценты озак фадалана торган тауарлар сатып алырга акчабыз калмый дип белдергән. Узган елда андыйлар 10 процентка күбрәк булган.

Акчалары ашауга һәм киемгә китеп бара торган гаиләләрнең иң зур саны Алтайда (75,9%), Курган (73,7%), Әстерхан (73%), Ульян (72,8%), Псков (71,3%) өлкәләрендә. Русиянең 46 төбәгендә бу сан 50 проценттан югары.

Яхшы яшәүче гаиләләр Ямал-Ненец автоном бүлгесендә күбрәк – монда 19,3 процент кына акчалары ашауга һәм киемгә генә җитә дип белдергән. Сарытау өлкәсендә - 22,5%, Ингушетиядә — 25,4%, Ханты-Манси автоном бүлгесендә - 27,3%, Архангельски өлкәсендә — 31,7% гаилә шулай дигән.

Брянски өлкәсендә 33 процент гаилә акчалары ашауга гына җитә, ә кием алу, коммуналь хисапларны түләве кыен дигән. Русиядә ике дистәгә якын төбәктә һәр бишенче гаилә шундый хәлдә. Бу төбәкләр арасында Байкал арты крае, Томски һәм Пенза өлкәләре, Тыва, Башкортстан да бар.

FinExpertiza аналитиклары фикеренчә, яшь гаиләләрнең 2020 елның икенче кварталында финанс хәле начараю яшьләрнең хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләве белән бәйле. Коронавирус кризисы вакытында нәкъ менә шул өлкә иң зур зыян күрде. Моннан тыш, яшьләр арасында баласыз гаиләләр күп, димәк, алар балаларга түләүләр ала алмаган.

Балалы гаиләләрнең финанс хәле бераз яхшыру да коронавирус аркасында дәүләттән түләүләр булуы белән аңлатыла.

Росстат мәгълүматынча, өченче кварталда русияләрнең реаль керемнәре кимүе дәвам итте һәм узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 4,8 процентка түбәнәйде. Икенче кварталда бу күрсәткеч 8,4 проентка начарайган. Соңгы тапкыр халыкның реаль керемнәре 1999 елда шулай нык кимегән булган.

Узган елда Росстат керемнәре ашауга һәм киемгә генә җиткән гаиләләр саны 49,4 процентка җитте дип хисап бирде.

Майда Русия икътисади үсеш министрлыгы 2020 елда русияләрнең реаль керемнәре 3,8 процентка кимиячәк дип фаразлаган иде. Иң беренче чиратта эшмәкәрләрнең керемнәре кимиячәк диелде.

XS
SM
MD
LG