Узган тәүлектә Русиядә тагын 19 768 кешедә COVID-19 табылган, бу эпидемия башыннан иң зур тәүлеклек күрсәткеч. Коронавирус йоктыру очраклары саны бер миллион җиде йөз меңгә якынлаша. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтында китерелә.
Соңгы тәүлектә коронавирус белән чирләп 389 кеше үлгән, бу да эпидемия башыннан иң зур күрсәткеч. Рәсми саннарга карый, илдә коронавирустан барлыгы 29 217 кеше үлгән.
Дөнья күләмендә COVID-19 зур тизлектә тарала. Бер атна эчендә 3 млн 300 меңнән артык кеше вирус йоктырган. Бу пандемия башыннан иң зур күрсәткеч диелә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының атналык белешмәсендә.
Яңа очраклар саны буенча АКШ, Һиндстан, Франция алда бара. Русиядә атнасына 120 меңнән артык кешедә COVID-19 ачыкланган.
Хәзерге вакытта вирус аеруча Европа өлешендә көчле тарала. Атналык очракларның яртысы диярлек Европага туры килә.
Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән мәгълүматка карый, дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны 46 миллионга җитте. Авыру очракларын реаль вакыт шартларында теркәп баручы Джонс Хопкинс университеты бу сан 47,5 миллионга якынлашты дип хәбәр итә. Яңа төр коронавирус барлыгы 213 735 кешенең гомерен өзгән.
Рәсми статистика күрсәткәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда 47, Башкортстанда 97 кешедә COVID-19 табылган. Башкортстанда тагын 279 кешегә пневмония диагнозы куелган.