Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан коронавируска иммунитет югары булган төбәкләргә кергән 


Татарстан халкының 40 проценттан артыгында коронавируска иммунитет формалашкан. Шул ук вакытта республика яңа вирус йоктыручылар ягыннан иң арткы урыннарда тора.

Краснояр крае һәм Әстерхан өлкәсендә COVID-19-га коллектив иммунитетның иң югары дәрәҗәсе теркәлгән. Бу хакта Петербургның эпидемиология һәм микробиология фәнни тикшеренү институты җитәкесе, Русия фәннәр академиясе академигы Арег Тотолян сөйләгән.

"Коллектив иммунитетн иң югары дәрәҗәдә (50 проценттан артык) булган төбәкләргә Краснояр крае (65,3 процент) һәм Әстерхан өлкәсе (51,6 процент) керә", дип китерә аның сүзләрен РИА новости.

Тотолян шулай ук 40-46 процентлы иммунитет Мәскәү, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсе, Ставрополь крае һәм Татарстанда күзәтелә дигән. Коллектив иммунитетның иң түбәне (10 проценттан әзрәк) Краснодар крае һәм Төмән өлкәсендә.

Мондый тикшерү 2020 елның сентябрь-октябрендә уздырылган. Анда 26 төбәк катнашкан. Бу беренче тапкыр гына уздырылмый. Август аенда Роспотребнадзор Русиянең җиде төбәгендә халыкның 20 проценты коронавируска иммунитетлы дип белдергән иде. Әлеге төбәкләргә Татарстан да керде.

Шул ук вакытта дәүләт статистикасында Татарстан коронавирус йоктыручылар ягыннан илдә 66нчы урында гына бара. Рәсми саннарга караганда, республикада эпидемия башыннан барлыгы 9044 кеше COVID-19 йоктырган, 117 кеше үлгән. Коронавирус йоктыручыларның тәүлеклек саны соңгы атналарда 55-59 тирәсе тора.

XS
SM
MD
LG