Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемиягә карамастан, Татарстан мәктәпләрендә яңа ел чыршылары узачак


Татарстанда президент чыршысы тамашасы, архив фотосы

Мәскәүдә президент чыршысы чарасы үткәрелмәсә дә, Татарстанда республикакүләм чара "кайбер чикләүләр" белән үтәчәк.

Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында яңа ел чаралары коронавирус пандемиясе аркасында тыелмаячак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Министрлык балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә күп кеше катнашындагы барлык чараларның тыелуын таный, ләкин "бу балаларның яраткан һәм көтелгән яңа ел чыршылары тыелачак дигән сүз түгел", диелә рәсми хәбәрдә. Яңа ел чараларын төркемләп һәм сыйныфлар үткәрү тәкъдим ителә, "Роспотребнадзорның барлык таләпләре үтәләчәк" диелә.

Хәбәрдә шулай ук Татарстанда президент чыршысы чарасы да "кайбер чикләүләр белән" узачагы әйтелә. Чарада кунаклар саны чикләнәчәк, битлек кию мәҗбүри булачак.

Мәскәүдә быел президент чыршысы чарасы үткәрелмәячәк, аның урынына телевидениедән бәйрәм чарасы күрсәтеләчәк. Мәскәүдә башка яңа ел чаралары, чыршы бәйрәмнәре үткәрелмәячәк, ләкин ачык һавадагы шугалаклар эшләячәк. Русиянең кайбер төбәкләрендә яңа ел тамашалары тыела, кайбер төбәкләрдә исә рөхсәт ителә.

18 ноябрьдә рәсмиләр Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусны 62 кеше йоктырган дип хәбәр итә. Рәсми саннарга караганда, республикада авыруны барлыгы 9 428 йоктыру очрагы теркәлгән.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG