Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда урыс теле рәсми статуста калачак


Конституция киңәшмәсе әгъзасы Садирдин Торалиевның урыс теленнең рәсми тел статусын гамәлдән чыгару турында тәкъдиме кире кагылган.

Кыргызстанның яңартылган Конституциясендә урыс теленең рәсми тел буларак статусы сакланачак. Бу турыда Конституция киңәшмәсе әгъзасы Нурлан Шерипов матбугат очрашуында белдергән.

“Яңа Конституциядә урыс теле статусы үзгәртелмәячәк. Кыргыз теле дәүләт теле, урыс теле – рәсми тел итеп расланган” дигән Шерипов.

Аннан алда Конституция киңәшмәсе әгъзасы Садирдин Торалиев Төп канунга үзгәрешләр кертү кысаларында урус теленең рәсми статусын алырга тәкъдим иткән иде. Ул “урыс теле белән бәйдәге эт шикелле утырабыз, үз телебезне югалтырга мөмкинбез”дип белдерде.

XS
SM
MD
LG