Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар милли киеме фото күргәзмәсе ачылды


"TATAR dress" күргәзмәсе
"TATAR dress" күргәзмәсе

Фотоларның төп геройлары Башкортстанда яшәгән татар телле блогерлар Уфаның "Лайфстайл Башкирия" сәүдә үзәгендә "ТАТАR dress" дип аталган милли кием фотокүргәзмәсе ачылды.

Фотоларның күпчелегендә Башкортстанның татар телле блогерлары сурәтләнгән. Алар киеп төшкән милли костюмнар "Millihasite" ("Милли хаситә") берләшмәсе тарафыннан яңадан торгызылган – реставрацияләнгән.

"Бу фотоларда безнең эшләребез һәм Уфаның "Нур" татар театры костюмнары кулланылды. Фотокүргәзмәне без тәрәзә кашагаларына урнаштырдык, бу кашагаларны без агач төзелеш сәнгате музеенда эшәгән вакытта коткарып калган идек. Кайчандыр мин бу кашагаларны кулланып күргәзмә эшләргә хыялланган идем, менә, тормышка ашты" дип сөйләде Азатлыкка "Милли хаситә" берләшмәсе җитәкчесе, костюмнар авторы Илдар Гатауллин.

"Максатым – татар костюмын яңадан торгызу. Кыш айлары дәвамында без тагын дистәдән артык костюм тегәргә һәм бизәргә җыенабыз. Аннары аларны Казанга да алып килеп күрсәтергә телибез, төрле бәйгеләр, кием күрсәтү чараларында катнашачакбыз" дип сөйләде Илдар әфәнде.

Ул бүгенге күргәзмәне Казанда уздырырга теләге барлыгын да әйтте.
Күргәзмәне Дөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге оештырган. Бу чараның максаты – татар мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү, татар милли киемен популярлаштыру дип белдерә оештыручылар.

Фотокүргәзмә 15 гыйнварга кадәр эшли.

XS
SM
MD
LG