Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОПЕК+ илләре нефть чыгаруны тәүлегенә 500 мең мичкәгә арттырырга килеште


Русия әлеге килешү кысаларында тәүлегенә 125 мең мичкәгә артык нефть чыгара алачак.

ОПЕК+ төркеменә керүче илләр киләсе елдан нефть чыгаруны әкренләп арттырырга сүз куешкан. Бу турыда әлеге килешүдә катнашучы илләрнең берсе булган Казакъстанның энергетика министрлыгы хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта ОПЕК илләре нефтьне гадәттәгедән 7,7 млн мичкәгә кимрәк чыгара. Гыйнвардан башлап кара алтын күләме 500 мең мичкәгә арттырыла, шулай итеп, алга таба бу илләр чыгарган нефтьнең уртак күләме 7,2 млн мичкәгә кимрәк булачак. Киләчәктә нефть табышы күләмнәрен ай саен яңадан карау мөмкинлеге дә бар диелә.

Русия энергетика министры Александр Новак әлеге килешү кысаларында илдә нефть суырту тәүлегенә 125 мең мичкәгә арттырылачак дип белдерде.

6 мартта ОПЕК илләре нефть табуны чикләү турында килешүне озайта алмады. Нәтиҗәдә 1 апрельдән нефть табудан барлык чикләүләр алынды. Бу кара алтын бәясенең 30 процентка арзанаюына китерде.

13 майда нефть чыгаручы илләр майда һәм июньдә нефтьнең тәүлеклек табышын 9,7 миллион мичкәгә киметергә килеште.

"Татнефть" ширкәте ОПЕК+ килешүе кысаларында скважиналарының 40 процентын туктатырга мәҗбүр булачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG