Башкорт милли активисты Руслан Габбасовка карата мәгълүмат басымы ясала. Билгесез кешеләр аның турында "бу кешедән балаларыгызны саклагыз" дигән өндәмәле кәгазьләр тараткан. Бу турыда активист "Idel.Реалии"гә үзе хәбәр иткән. Ул шулай ук әлеге хәл турында Facebook-та да язып чыккан. Әлеге өндәмәләрнең ул Уфада үзе яши торган Совет районында таратылуын әйтә.
"Кичә кич хатыным белән кичке 11нче киткәч өйгә кайттык, йорт керешенең игъланнар тактасында үземнең фото куелган плакат күрдем, анда бу йортта Габбасов Руслан тора, ул экстремист оешма әгъзасы, үз вакытында кеше үтерү өчен хөкем ителгән иде, инвалидны кыйнаган һәм җаваплылыкка тартылудан котылган дип язылган. Һәм ахырда – йортта яшәүчеләргә балаларын сакларга кушылган. Шундый ук плакатлар якын-тирәге йортларның барлык керешләренә да эленгән иде. Йортка кергәч без шушы ук плакатларның кечерәк зурлыктагылары һәр фатирның почта тартмасына салып чыгылганын күрдек", дип язган Руслан Габбасов.
Габбасов бу плакатларны таратучылар активистка аның иҗтимагый эшчәнлеге өчен басым ясарга маташа дип саный.
"Куштау өчен, иҗтимагый эшчәнлегем яки минем яңа тапшыруым өчен үч алып, сез үзегезнең никадәр зәгыйфь һәм көчсез икәнлегегезне күрсәтәсез" дигән Габбасов.
Ул әлеге гамәлләр артында җирле хакимият торуы ихтимал дип саный. "Idel.Реалии" Башкортстан хөкүмәтенә әлеге хәлгә аңлатма бирүен сорап мөрәҗәгать иткән. Хәбәр язылган мәлгә хакимияттән җавап алынмаган иде.
Элегрәк Руслан Габбасов Куштауны яклаучы активистларга, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров аларга тиюче булмас дигән вәгъдә бирүенә карамастан, басым ясала дип белдергән иде. Ул вакытта республика хөкүмәтендә активистларга басым ясау булуы турында мәгълүматка туры җавап бирүдән баш тарттылар.