Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан үтерүләр саны белән Русиядә өченче урынга чыккан


Русиядә ел эчендә 1,9 миллионга якын җинаять кылынган, төбәкләрнең күпчелегендә җинаятьчелек көчәйгән.

Русия баш прокуратурасы мәгълүматына карый, 2020 елда илнең 50 төбәгендә быел җинаятьчелек арту теркәлгән. Гомумән ил күләмендә җинаятьчелек 1,2 процентка үскән, ел эчендә 1,9 миллионга якын җинаять кылынган. Иң зур үсеш Петербург (12,2 меңгә арткан), Мәскәү (4,9 мең) һәм Новосибирски өлкәсендә (4 меңгә) күзәтелгән.

Шул ук вакытта 2020 елның 11 аенда Русиядә төрле җинаятьләр аркасында үлүчеләр саны 5 процентка кимеп, 20,9 кеше булган, зыян күрүчеләр саны 7 процентка кимеп, 32,7 мең булган дигән саннар китерә ТАСС.

Үтерүләр саны быел Свердловски, Мәскәү өлкәләрендә һәм Татарстанда иң күбе булган. Баш прокуратура соңгы өч елда Русиядә үтерүләр саны эзлекле рәвештә кимеп килә дип белдерә. 2017 ел белән чагыштырганда аларның саны 20,4 процентка кимегән (9,1 меңнән 7,2 меңгә кадәр). Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү саннары да кими диелә, мондый төр җинаятьләр өч елда18,4 процентка кимегән (22,8 меңнән 18,6 меңгә кадәр).

Террорчылык җинаятьләре ике елда 40 процентка арткан диелә (1,6 меңнән 2,2 меңгә кадәр). Шуларның яртысы Төньяк-Кавказ федераль бүлгесенә керүче төбәкләргә туры килә. Шулай ук экстремистлык юнәлешендәге җинаятьләр саны да 2019 ел белән чагыштырганда 47 процентка арткан (784) дип белдерелә.

Русиядә 11 ай эчендә 461 меңнән артык киберҗинаять теркәлгән – илдә кылынган җинаятьләрнең чиреге диярлек шушы төргә кергән.

Икътисади җинаятьләрдән килгән зыян, тикшерү бару чорында бәяләүгә карый, 315 миллиард сумнан артык булган диелә.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG