Accessibility links

Кайнар хәбәр

SpaceX орбитага төрек иярчене җибәрде


Хәзер Җир орбитасында төрек иярченнәре саны дүрткә җитәчәк. 

SpaceX ширкәте орбитага Falcon 9 ракетасында Turksat 5A төрек иярчене җибәрде. Ул АКШның Флорида штатындагы Канаверал борынында урнашкан галәм аланыннан очты.

Иярчен Төркия, Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африканың кайбер илләрендә дигитал телевидение һәм югары тизлекле интернет хезмәтләре күрсәтәчәк.

Төркия хакимиятләре мәгълүматынча, иярчен беренче дүрт айда сынау узачак, аннары тулы көченә эшли башлаячак.

Төркия Җир орбитасында үз иярченнәрен булдырган 30 ил арасына керә. Turksat 5A белән бергә төрек иярченнәре саны дүрткә җитәчәк.

XS
SM
MD
LG