Accessibility links

Кайнар хәбәр

Капитолийга һөҗүмнән соң эчке террорчылык турында 25 эш ачылган


Капитолийга һөҗүм, 6 гыйнвар.
Капитолийга һөҗүм, 6 гыйнвар.

Вакыйга урынында корал, Молотов шешәләре, кулдан ясалган шартлаткыч һәм богаулар табылуы расланды.

АКШта илнең гамәлдәге президенты Дональд Трамп тарафдарлары Капитолийга бәреп кергәннән соң эчке террорчылык турында кимендә 25 җинаять эше ачылган. Бу хакта твиттерда конгрессмен Джейсон Кроу АКШ гаскәре министры Райан Маакарти белән телефоннан сөйләшкәч язган.

Кроу сүзләренчә, Маакарти вакыйга урынында корал, Молотов шешәләре, кулдан ясалган шартлаткыч һәм богаулар табылуын раслаган.

Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси дүшәмбе Конгрессның түбән пулаты Дональд Трампны Конституциядәге 25нче үзгәреш нигезендә вазифасыннан читләштерергә чакырып АКШ вице-президенты Майкл Пенска мөрәҗәгать итәчәк дип белдерде. Әлеге маддә дәүләт башлыгы үз вәкаләтләрен үтәүгә сәләтсез булган очракта кулланыла.

Әгәр тәүлек дәвамында уңай җавап булмаса, демократлар импичмент эшен башлаячак. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, американнарның 57 проценты Трампны кичекмәстән вазифасыннан алуны тели.

Демократлар Дональд Трампны золым кылуга һәм тәртипсезлекләргә котыртуда гаепли. Нәкъ менә Трамп гамәлләре узган чәршәмбедә халыкны Капитолийга һөҗүм итүгә этәргән ди алар.

Калифорниянең элекке губернаторы Арнольд Шварценеггер Капитолгийга бәреп керүне Бәллүр төн белән чагыштырды. Трампны ул тарихта иң начар президент дип атады һәм республиканарны аннан читтә торырга чакырды. Ул шулай ук бөтен американнарны сайланган президент Джо Байденга теләктәшлек күрсәтергә һәм халыкны демократия принциплары тирәсендә берләштерүдә ярдәм итәргә чакырды.

Байден Трамп импичментына карата фикер белдермәде, әлеге мәсьәләне Конгресс карамагына калдырды. Трамп та бу темага сүзен әйтмәде.

Байденның инаугуарциясе 20 гыйнварда булачак.

XS
SM
MD
LG