Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры итеп Сергей Греков сайланды


Сергей Греков.
Сергей Греков.

Моңа кадәр нефть һәм газ өлкәсендә эшләгән Грековны депутатлар бертавыштан сайлап куйды.

15 гыйнварда Уфа шәһәре шурасы җыелышында шәһәр мэры сайланды. Депутатлар 52 яшьлек Сергей Греков өчен тавыш бирде. Ул 2020 елның 16 декабреннән Уфа мэры вазифаларын вакытлыча үти иде. Тавыш бирү алдыннан ясаган чыгышында Греков үз бурычы дип шәһәр мохитен булдыру һәм үстерүне атады. Ул Уфа 20 елдан нинди булачагын күзаллаган план кирәк дип саный. "Мин уфаларның киләчәге өчен җаваплылык алырга әзер", дип сөйләде Греков.

Греков бертавыштан сайланды. Шәһәр мэры вазифасы булырга теләп конкурс комиссиясенә 12 кеше гариза тапшырган иде. Аларның өчесе генә тавыш бирү этабына барып җитте. Грековтан тыш намзәтләр арасында Уфа шәһәре идарәсеннән Артур Гафаров һәм Уфа моторлар төзү берләшмәсеннән Алексей Слепнев бар иде.

Сергей Греков Ишембайда туган. Икътисад фәннәре кандидаты. Уфа мэры булганчы "Баштрансгаз" системында эшләгән, "Пилот" инновацион-җитештерү үзәген җитәкләгән, "ПромТехРесурс", "НефтеХимПром" оешмаларында җитәкче вазифаларында булган.

Сергей Грековның җиде баласы бар.

Уфаның элекке мэры Өлфәт Мостафин коронавирустан вафат булды.

XS
SM
MD
LG