Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татнефть" капитал туплау ягыннан Русиянең иң зур 15 ширкәте арасына кергән


2020 елда "Татнефть" Русия ширкәтләре арасында 12нче урын алган.

Татарстанның нефть ширкәте капитал туплау ягыннан 2020 ел нәтиҗәләре белән Русия ширкәтләре арасында 12нче урынны алган. Бу "Рейтинг" мәгълүмат агентлыгы уздырган тикшеренүдә әйтелә.

"Татнефть"нең 2020 елда капитал күләме 15,18 миллиард доллар тәшкил иткән. Бу узган елдагыдан 43,7 процентка кимрәк.

"Татнефть"тән кала, Русиянең иң зур йөз ширкәте исемлегенә "Нижнекамскнефтехим", "Казаньоргсинтез" һәм КамАЗ да кергән. Түбән Кама нефть химиясе корылмасы 48нче урында (капитал күләме 1,9 млрд доллар, 2019 елга караганда 21,6 проценка кимрәк). "Казаньоргсинтез"ның капитал күләме дә шул тирә, ул рейтингның 49нчы баскычында. КамАЗ 618 миллиард доллар капиталы белән 76нчы урын алган.

ОПЕК килешүенә бәйле рәвештә, 2020 елда "Татнефть" кара алтын чыгару күләмен нык киметте. Ул 26 млн тоннага кимрәк нефть суыртты. Русиянең табигый байлыклар табышы күләмендә "Татнефть" өлеше 12,7 процентка кимеде.

Татарстанның нефть-химия өлкәсендә җитештерү дә сигез процентка төште. Нефть-химия оешмаларының Татарстан казнасына керткән акчасы 41 процентка кимегәне дә әйтелде.

XS
SM
MD
LG