Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор матбугаттан Навальныйны яклау чарасы хәбәрләрен алып куюны таләп итә


Роскомнадзор мондый материалларны канунсыз урам чараларына һәм киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру дип саный

Роскомнадзор интернет-басмаларга Алексей Навальный тарафдарларының 14 февральдә фонарьле флешмобы турында яңалыкларны алып куюны таләп итеп хатлар җибәрә башлаган. Әлеге дәүләт оешмасы мондый материалларны канунсыз урам чараларына һәм киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру дип саный. Бу хакта "Настоящее время" телеканалы хәбәр итте.

Роскомнадзор күрсәтмәләре Томскиның ТВ-2 басмасы, "Открытые медиа" сайты, "Настоящее время" каналына килгән. Материаллар алып куелмаганда, сайтлар томаланачак диелгән.

ТВ-2 басмасы баш мөхәррире моны "дәүләтнең акылдан язу өянәге" дип атады.

Канун матбугат чараларына килештерелмәгән протестларга чакыруны тыя. Әмма "Открытые медиа"дагы материалларда, мәсәлән, флешмобның датасы һәм тәүлек вакыты гына күрсәтелгән.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алксей Навальныйның көрәштәше Леонид Волков 14 февральдә русияләрне "башка форматтагы" протест акциясендә катнашырга чакырды. Кичке сәгать сигездә урамга чыгып, телефон яктырткычларын кабызу тәкъдим ителде.

Бу чараны хакимият вәкилләре һәм парламент депутатлары кискен тәнкыйтьләп чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG