Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Максатыбыз — Русияне төрки дөнья белән берләштерү"


Гаяр Искәндәров
Гаяр Искәндәров

24 февраль Мәскәү татарлары штабында бер төркем активист катнашында төрки халыклар вәкилләре җыелышы узды. Башлангычның максаты — бер төркемгә берләшеп, уртак сәяси, мәдәни, иҗтимагый, сәүдә мөнәсәбәтләре булдыру.

Чараны оештыручыларның берсе Гаяр Искәндәров Азатлыкка мондый җыелышның соңгы атнада икенче тапкыр узуы, активистларның әлегә оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүе турында сөйләде.

— Гаяр әфәнде, төрки бердәмлекне булдыру мөмкинме?

— Моның турында зурлап сөйләргә иртә әле. Эш эшләнмәгән. Безгә
структура турында уйларга, җитәкчеләрне сайларга кирәк. Шуның
нигезендә ачык төркем ясарбыз, бергә милләтләребез дәрәҗәсен
күтәрер өчен. Эш әлегә бетмәгән, сөйләшәбез дә, бәхәсләшәбез дә.
Ник барысын да алдан сөйләп таратып йөрергә. Тагын бер
җыелсак, оештыру төгәлләнер дип уйлыйм. Күрдегез, кул
күтәрүләр, тавыш бирүләр булмады. Сөйләштек кенә.

— Ни өчен игътибарны татар оешмаларына түгел, ә төркиләргә
юнәлтәсез?

— Татарларны да җыябыз. Татар оешмаларына игътибар юнәлтерлек иң
мөһим теманы мин Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) корылтаенда әйткән идем: бездә бер генә максат — Русияне бөтен төрки дөнья белән берләштерү. Иң беренчедән, шуның өчен тырышырга кирәк. Шул чакта безнең телебез дә сакланыр, үзебез дә, динебез дә сакланыр. Мин аның концепциясен яздым. Кем дә каршы да әйтми, яхшы да әйтми. Путинга да җибәрдем ул концепцияне. Безгә Төркия белән берләшергә кирәк. Төркиянең дә хәле начар, безнеке дә яхшы түгел. Берләшсәк, бездә икътисад та күтәрелер, халкыбыз да күтәрелер, төрмәдәге егетләребез дә чыгар. Украина белән дә эшләребез уңайланыр, бөтен Урта Евразия халыклары белән дә эшләр яхшырыр.

— Төркиләр утырышында сез аларны татар булырга чакырдыгыз.
Моның белән кем ризалашыр?

— Юк инде, татар түгел, төрки-татар. Татар бит ул безнең борынгы
тарихыбыз, ул бөтен төрки халыклар тарихының нигезендә. Әүвәлге заманда татар күбрәк тә ишетелгән. Татар исеменә инде меңәрчә еллар. Төркиләр бөтен җирләргә татар исеме белән килгәннәр, төрки халыкларны татар исеме җыйды. Бу XIX гасырга кадәр Европа карталарында бик яхшы күрсәтелгән. Русия һәм Совет берлеге җирләрен дә элек татарлар җыйган. Топонимикада татар атамаларыбөтен якта сибелгән, ни генә юк, кайда гына юк — Молдовада да, Русиядә дә, чит илләрдә дә. Төрки атамалар әзрәк күренә. Нигә? Чөнки андагы халык татар исемен йөрткән.

— Ризалашмасалар ул исемне кайтаруга? Җыелышта туран, һун
атамасы да яңгырады.

— Ул исемнәр болай гына яңгырамый. Аңламаганы китсен. Ә без бу җирдә
яшәгән кешеләр тарихын югалтмыйк. Монда килгән кешеләргә совет заманында чын тарихны укытмадылар, татарны дошман итеп
күрсәттеләр. Һәрвакыт безне алдап "татарлар шундый, татарлар
мондый", татар-монгол изүе — ни генә эшләмәделәр, хәзер дә сөйлиләр.

— Аңлавымча, бу бәхәстә сүз төркиләрнең гомуми үзатамасы
турында түгел, ә булачак оешма атамасы турында, шулаймы?

— Әйе, шундый булыр да, иншалла. Кыскартылган исеме — ТУТАР
(төрки-татар-Русия ). Карамышеваның бер җырындагы кебек. Бу урыс
күпчелегенә каршы. Ахырда ни чыгар, Ходай гына белә.

— Гаяр абый, сез сүз башында Русия белән төрки дөньяны
якынайтырга дидегез, хәзер урыска каршы, дисез…

— Юк. Без урыс милләтенә һич каршы түгел. Бездә бит урыслар күбрәк, ә
төрки халыклар әзрәк. Дәүләттә унитарлык — урыслаштыру тренды
чыга башлады. Шуңа безгә бердәм булу кирәк. Бик яхшы аңлыйбыз, бу
җирдә урыс халкысыз берни дә үзгәртеп булмый. Алар да безне аңлый башлыйлар, күбесендә татар тамырлары бар. Шуны искә төшерсеннәр, шуны күрсәтергә кирәк.

— Мәскәүдә мәчетләр саны аз икәне билгеле. Татарлар ичмасам мәчет төзергә рөхсәт сорап хатлар яза, ник башка төркиләр язмый, сорамый?

—Бердәмлек булмаганга. Татарлар да сорамыйлар. Куркалармы, йоклыйлармы, белмим. ТИҮне яклап кемнәр тавыш бирде? Йөз кеше генә. Ул нәрсә инде? Ләкин шулар арасында безнең азәри, чуаш, казакъ, алтай, башкорт, таҗик, төрк, болгар, австралия дусларыбызның да имзалары бар – дуслык яфраулары чыга башлый! Кытайда тотылган уйгырларны җибәрүне дә таләп итәрбез, мәчетләр дә төзесеннәр — аны да әйтербез. Бергәләшеп. Чуашлар да безнең белән — барысын да якларбыз, иншалла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG