Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 23 гыйнварда киңкүләм чуалышларга чакыручыны хөкем итәчәкләр


Казанда 23  гыйнвардагы протест чарасы.
Казанда 23  гыйнвардагы протест чарасы.

Русиядә 23 гыйнвар митинглары белән бәйле беренче җинаять эше Татарстанда ачылган иде.

Татарстанда киңкүләм чуалышларга чакыру маддәсе нигезендә 26 яшьлек Чаллы кешесе хөкем ителәчәк. Әлеге эш 23 гыйнварда Навальный яклы протестлар белән бәйле. Татарстан хокук саклау органнары Русиядә беренче булып 23 нче гыйнварда узган протестлар белән бәйле рәвештә җинаять эше ачкан иде. Әлеге эш кысаларында тикшерү тәмамланган дип яза БИЗНЕС Online.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе 21 гыйнварда бу эшнең ачылганы турында хәбәр итте. "20 гыйнварда ачыкланмаган зат социаль челтәрләрнең берсендә 2021 елның 23 гыйнварында киңкүләм чуалышлар уздыруга чакырып мәгълүмат урнаштырды. Шул ук вакытта бу зат хәбәрен җәмгыятькә зыян салучы гамәлләргә өйрәтүче күрсәтмәләр белән тулыландырган" диелгән иде тикшерү комитеты хәбәрендә.

Тикшерү эше барган вакытта бу җинаятьне кылуда шикләнелүче Чаллы кешесе иректә булган, аңа читкә китмәү шарты куелган. Бу кешенең исеме әйтелми. Ир гаебен таныган һәм эшен аерым тәртиптә карауны үтенгән, ягъни мәхкәмә тикшерүе уздырмаска сораган. Бу эш карарын Чаллы шәһәре мәхкәмәсе чыгарачак диелә.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны иреккә чыгаруны таләп итеп, илнең йөзгә якын шәһәрендә 23 һәм 31 гыйнварда митинглар узды. Ил буйлап меңнәрчә кеше тоткарланды. 23 гыйнвар протест чаралары өчен тоткарланучылар саны ягыннан Казан, Мәскәү һәм Петербурдан гына калышып, өченче урынга чыкты. Татарстан башкаласында протестларда тоткарланган 573 кеше җаваплылыкка тартылды.

XS
SM
MD
LG