Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сыктывкар депутаты мәхкәмәдә административ эшләрнең коми телендә алып барылуын таләп итмәкче


Николай Удоратин
Николай Удоратин

Депутат фикеренчә, Коми республикасы мәхкәмәләрендә коми теленә каршы дискриминация бара.

Сыктывкар шәһәр депутаты Николай Удоратин "Вконтакте" битендә "Коми республикасында административ хокук бозу эшләрен тикшерү телләре турында" канун өлгесе әзерләве турында хәбәр итте. Депутат фикеренчә, Коми республикасы мәхкәмәләрендә коми теленә каршы дискриминация бара.

"Миңа өч очрак билгеле: бу Сыктывкардагы "Иванов кейсы", шулай ук Ижма һәм Усть-Куломда шундый ук хәлләр билгеле - анда мәхкәмә коми теленнән тәрҗемәчене чакыра, гәрчә бу дәүләт теле булса да", дип яза Удоратин.

Канун өлгесенә ярашлы, әгәр кеше коми телен сайласа, мәхкәмә эшләрен җитештерү коми телендә алып барылырга, шулай ук документлар да коми телендә төзелергә тиеш, җинаять эшенә аңлатмалар бирү, коми телендә шикаятьләр һәм үтенечләр бирү хокукы тәэмин ителәчәк.

Коми телендә протокол таләп итүе турында Алексей Иванов Азатлыкка да сөйләде. Коми активистының мәхкәмәдә республиканың дәүләт теле булган коми телендә сөйләшүе, эшне туган телендә алып баруны таләп итүе һәм хөкемдарның җавапка ачуланып дәшүе Азатлыкны Татарстандагы мәхкәмә системында татар теленең кулланышын тикшерүгә этәргән иде. Соңгы елларда мәхкәмәләр татар телендә барсын дип таләп итүчеләр – милли хәрәкәт активистлары гына.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG