Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар авылы эшмәкәрләре җыенында кооперация һәм органик тауар үстерү турында сөйләшәчәкләр


Быел эшмәкәрләр саны ике тапкыр әзрәк булачак.

31 март – 2 апрель көннәрендә Казанда Русия татар авылы эшмәкәрләре җыены узачак. Анда Русиянең 40 төбәгеннән 500 эшмәкәр катнашыр дип көтелә. Моңа кадәр узган җыен белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкыр әзрәк булачак. Җыенда эшмәкәрләр биш дискуссион мәйданчыкка бүленеп фикереп алышачак. Бу хакта бүген татар эшмәкәрләре берләшмәсе рәисе Фәрит Уразаев матбугат очрашуында белдерде.

"Соңгы 30 елда Русиядә 40 мең авыл юкка чыкты. Дәүләт думасы мәгълүматлары буенча, тагын 50 мең юкка чыгарга тиеш. Менә шушы халәттә без татар авылларын ничек саклап калыйк дигән проектны башлап җибәрдек. Фермерларны җыю – стратегик гамәл. Җире булган милләт кенә ул милләт, җире булмаганы – халык", диде Уразаев.

Фикер алышу темалары арасында авыл хуҗалыгы тауарларын эшкәртү технологиясе, кооперация оештыру өчен белгечләр әзерләү, онлайн сатуны арттыру һәм органик тауар җитештерү булачак.

"Татарстанда органик тауар җитештерү турында канун кабул ителде. Экологик чиста продукция эшләү турында сүз бара. Беләсезме, иң экологик чиста һәм органик җир авылда. Ләкин бүген авыл эчендәге җир эшкәртеләме? Авыл җирлекләренең 70-80 процентында бакчаларда күпъеллык үләннәр чәчелә", диде Уразаев.

Җыенның икенче көнендә эшмәкәрләр Тукай районы авылына сәфәр кылачак. Биредә алар җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары белән танышачак. 2 апрель көнне "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Шушында ук "Татар базары" дигән ярминкә проекты ачылыр дип көтелә. Анда Русиянең 60 эшмәкәре үз тауарын тәкъди итәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG