Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә адвокат сүзе санга сугылмый"


Дагир Хасавов
Дагир Хасавов

Апелляция мәхкәмәсе алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән адвокат Дагир Хасавовка карата хөкем карарын үз көчендә калдырды. Аның яклаучылары хәзер Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Адвокат Дагир Хасавов Мәскәүнең СИЗО-4 изоляторында утыра. Узган елны Мәскәүнең Измайлов районы мәхкәмәсе аны алты елга колониягә хөкем итте.

Гаепләүчеләр фикеренчә, Хасавов зыян күрүче яктан ялган күрсәтмәләр алуга ирешкән (Русия җинаять кодексының 309.4 маддәсе), моның өчен җинаятьчел төркем булдырган. Хасавов аңа белдерелгән гаепне танымады.

Бу көннәрдә апелляция утырышы булды һәм мәхкәмә элек чыгарган карарны үз көчендә калдырды. Хәзер адвокатлары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итмәкче.

Адвокатлар апелляция вакытында да шактый хаталар булуын әйтә. Адвокатларның берсе Александр Лебедев бу эш Дагыстанда тыңланырга тиеш иде дип белдерде. Ул шулай ук мәхкәмә нәтиҗәләре факттагы шартларга туры килми дип саный.

Зыян күрүче Арсен Фатуллаев мәхкәмә утырышында белдергәнчә, аны беркем дә ялган күрсәтмәләр бирергә мәҗбүр итмәгән. Әмма мәхкәмә моны игътибарсыз калдырды.

Лебедев җинаятьне оешкан төркем кылу гаебен дә нигезсез дип атый. Аның фикеренчә, гаепләнүчеләр (хөкемгә тагын ике кеше тартылды – ред.) арасында тотрыклы бәйләнеш булуын һәм эшләр бүленүен раслаучы дәлилләр юк. Хасавовның адвокатлары Югары мәхкәмәдә бу хаталарны күрсәтергә ниятли.

Адвокат сүзе санга сугылмагач, күпме шәп адвокат булуга карамастан, безнең яклау нәтиҗәсез

Яклаучы адвокатларның тагын берсе - Юрий Борисов Азатлыкка әйтүенчә, соңгы утырышта Хасавовны өч адвокат яклаган. "2019 ел азагында Хасавовны сак астына алуны шикаять иткәндә утырышка унҗиде адвокат килгән иде. Ләкин эш бит санда түгел, сыйфатта. Яклаучылар саны күп булуы, әлбәттә, рухи яктан көч бирә, әмма хөкем эшендә адвокат сүзе санга сугылмагач, күпме шәп адвокат булуга карамастан, безнең яклау нәтиҗәсез", диде ул.

Борисов 12 апрель Хасавов белән СИЗОда күрешкән. Аның сүзләренчә, Хасавовны онытмыйлар, аңа хатлар даими килә.

"Әмма гаепсез килеш алты елга колониягә хөкем ителгән кешенең кәефен үзегез чамалыйсыз инде", ди Борисов. Шуңа хөкем карарын кулга алуга ук, Хасавовның гадел хөкемгә хокуклары бозылуы турында Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать әзерли башлаячакбыз, диде ул.

Дагир Хасавов адвокат булып эшләгәндә шактый гына мөселманнарны яклады. Мәскәүнең "Ярдәм" мәчетенең элекке имамы Мәхмүт Вәлитовның адвокаты булды, дин әһеле хөкем ителгәч тә аның хәлен даими белешеп, проблемнарын җәмәгатьчелеккә җиткереп торды.

Хасавов тиздән үзе дә колониягә озатылырга мөмкин. Хәзерге вакытта ул СИЗОда кырыс шарттагы блокта сак астында тотыла. Яклаучылары әйтүенчә, анда максималь чикләүләр һәм изоляция тәртибе кертелгән. Бу блокта тәрәзәләргә ике катлы рәшәткә куелган, изолятор көчле контрольдә тотыла. СИЗО хезмәткәрләре дә блокка махсус рөхсәт документлары белән генә керә ала.

Дагир Хасавов мәхкәмә бинасында
Дагир Хасавов мәхкәмә бинасында

Хасавовның аеруча куркыныч җинаятьче кебек тоткарланып, 2019 елның 17 сентябрендә үзе адвокат булып катнашкан утырыш залыннан "идәнгә таба 90 градуска иеп" алып чыгып китүләрен адвокатлар мәхкәмә утырышларында даими искә ала.

"Көч кулланылмый кылынган җинаятьтә гаепләнсә дә, Хасавовны куркыныч җинаятьчене китергән кебек мәхкәмә залына кул богавы белән богаулап алып керделәр. Бу куркыту эффекты Хасавовны гаепләү нигезе бик үк ныклы түгел, һәм бу аның ихтыярын юкка чыгарыр өчен эшләнелә дигән фикергә китерә", - дип белдергән иде Мәскәү адвокатлар пулатының беренче вице-президенты Генри Резник.

Хасавов адвокатларының тагын берсе Сергей Беляк элегрәк Русиядә адвокат булып эшләү авырлашуын әйткән иде.

"Мәхкәмә системы реформасы барып чыкмады. Ул бәйсез түгел, хөкемдарлар тулысынча идарә ителә. Сак астына алына икән кеше, адвокатлар хөкемдарлар, прокурорлар арасында танышларыгыз бармы дип сорыйлар. Бу сорау мәхкәмә системы хәлен ачып сала. Кешеләр мәхкәмәгә ышанамы, юкмы дигән сүз бит бу. Әгәр кешеләр бу сорауны бирә икән адвокатка, мәхкәмә системы юк дигән нәтиҗә ясап була. Систем череп беткән. Мондый систем акчалы кешеләргә файдалы. Акча төртеп мәсьәләне хәл итеп була. Хасавов калын кесәле түгел, әмма ул – билгеле кеше", дигән иде адвокат.

Дагир Хасавов

Дагир Хасавов 1959 елда Чечняда туган, адвокат булып эшләү дәверендә башлыча мөселманнарны яклау белән шөгыльләнде. Тарих фәннәре кандидаты. 2019 елның 17 сентябрендә кулга алынды. Адвокат Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасында тоткарланды. Ул анда Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповны якларга тиеш иде. Мәхкәмә залында ук тоткарланган адвокат туры Тикшерү комитетына озатылды. Прокурор Хасавовка 6 ел һәм 11 ай колония сорады. 26 ноябрьдә Мәскәүнең Измайлов районы мәхкәмәсе алты ел гомум тәртипле колония җәзасы билгеләде.

Кулга алынганчы Хасавов Дагыстанның элеккеге премьеры Абдусамад Гамидовның урынбасары Раюдин Йосыфовны яклады. Дагыстанның элекке түрәләре бюджет акчаларын урлауда гаепләнә (Русия Җинаять кодексының 160.4 маддәсе). Гаепләүче як фикеренчә, Хасавов зыян күрүче яктан ялган күрсәтмәләр алуга ирешкән (Русия Җинаять кодексының 309.4 маддәсе), моның өчен җинаятьчел төркем булдырган. Бу төркемгә Раюдин Йосыфовның улы Вадим Йосыфов һәм Дагыстанның элекке башлыгы киңәшчесе Абдусалам Җамалетдинов кергән диелә.

Адвокат аңа белдерелгән гаепне танымый. Ул җинаять эшен аны адвокатлыктан читләштерү максаты белән махсус ялганга корылган дип белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG