Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым" газетына Мәҗлесне тыелган оешма дип күрсәтмәгән өчен 4 мең сум штраф салынды


Мөхәррир Бекир Мамутов
Мөхәррир Бекир Мамутов

Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерришның хисабын баскан "Кырым" ("Къырым") газетына мәхкәмә дүрт мең сум штраф салды. Адвокат Хатидже Мамут газет бу карарны аппеляциягә бирәчәк диде.

Акмәчетнең Тимер юл мәхкәмәсе "Кырым" газетын БМО генераль секретаре 2020 елның 14 октябрьдә ясаган хисапны күчереп басканда "Кырымтатар мәҗлесе — Русиядә тыелган оешма" дип күрсәтмәүдә гаепләде.

Адвокат Хатидже Мамут сүзләренчә, журналист Русиядә танылган түрәнең әйткән сүзләрен бастырганы өчен җаваплылыкка тартылмаска тиеш. "Гаепләү мәддәсе нигезендә 4 мең сум штраф – бу минималь җәза, ләкин без бу карарны, кирәк булса, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр шикаять итәчәкбез", диде ул.

Мәхкәмә бинасы каршына килгән кырымтатар активистлары арасында булган Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев, без кырымтатар газетларына каршы көрәш башланганын күрәбез, диде. "Бу инде башка газетлар кебек заказ белән түгел, ә чынбарлыкны язган кырымтатар телендә чыккан газетларга каршы бер процессның башлануы. Башта, гәдәттәгечә, кисәтү, аннары административ җаза, алга таба тыгын да күбрәк нәрсәләр", диде ул.

Газет өстеннән шикәятьне мәхкәмәгә Роскомнадзорның Кырым бүлеге биргән иде.

2016 елда Кырымның Русиягә буйсынган Югары мәхкәмәсе һәм Русия Югары мәхкәмәсе кырымтатарларның Мәҗлесен тыю турында хөкем чыгарды. Аны Русиянең бөтенлегенә янауда һәм кешеләрне куркытуда гаепләп, экстремистлык оешмасы дип таныдылар.

Мәҗлес эшчәнлеген тыюны аннексияләнгән Кырымның элеккеге прокуроры Наталья Поклонская башлап йөрде.

2017 елның 19 апрелендә БМОның Халыкара мәхкәмәсе Украина соравы нигезендә Русиягә карата вакытлыча чаралар куллану турында карар кабул итте. Документта Русиягә Кырымда кырымтатар халкы Мәҗлесен тыюны туктату һәм ярымутрауда украин һәм кырымтатар телләрендә укытуны тәэмин итү турында таләпләр куела.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG