Accessibility links

Башкортстанда туган телләрне укытуда каршылыклар булганда прокуратурага язарга киңәш иттеләр


Азат Бадранов
Азат Бадранов

Ата-аналарның балаларына туган телен укытырга теләп тә, мәктәп тарафыннан бу оештырылмау очраклары турында әйтелде.

Башкортстан хөкүмәтендә узган җыелышта республикада дәүләт телләрен һәм туган телләрен укыту торышы турында сүз барды. Утырышта прокуратура вәкилләре, Башкортстан җитәкчесе идарәсе башлыгы, мәгариф министрлыгы, Уфа мэриясе, Дөнья башкортлары корылтае һәм корылтай каршында ата-аналар комиссиясе вәкилләре катнашты. Башкортстан вице-премьеры Азат Бадранов бүген республикада Русия дәүләт телен, республика дәүләт телен һәм Русия халыклары туган телләрен укытыр өчен бөтен ресурслар һәм кануни нигез бар, дип белдерде, һәм мәгариф системы, шуларга нигезләнеп, республика халкының телләрне өйрәнүгә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә тиеш диде.

Дөнья башкорт корылтае президиумы җитәкчесе Эльвира Аитколова кайбер очракларда ата-аналар балаларына туган телен укытырга теләп гариза бирсә дә, мәктәп моны оештырмавын әйтте.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар мондый очракларда ата-аналар прокуратурага мөрәҗәгать итәргә тиеш дигән фикергә килде, дип яза Башинформ. Федераль канунда туган телне өйрәнү әти-әниләрнең гаризасы нигезендә башкарыла, гаризалар аз булуы бу эшне оештырмаска сәбәп була алмый, дигәннәр түгәрәк өстәлдә катнашучылар.

Шулай ук туган телләрне өйрәнгәндә төрле алымнар куллану мөмкинлеге дә каралган. Башкортстаннан читтә яшәүче балаларга аларның туган теле булган башкорт яки татар телен өйрәнгәндә Башкортстан яки Татарстаннан берәр мәктәп белән онлайн хезмәттәшлек итү нәтиҗәле булыр иде дигән фикер яңгыраган.

Русия думасы 2018 ел җәендә кабул иткән канунга ярашлы, мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнү ихтыярига калдырылды. Мәктәпләргә туган тел дәресләре саны төрлечә булган берничә уку-укыту планы арасыннан сайлап алу мөмкинлеге була диелде. Русия халыклары телләрен өйрәтү махсус "Туган тел" предметы кысаларында алып барыла, бу предмет кысаларында шулай ук урыс теле дә туган тел буларак өйрәнелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG