Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Без татар моңын эпик форматта югалттык"


Тарих институтында татар моңын тикшерделәр

Музыка белгечләре татарның моңы өлешчә югалган дип саный. Бүген халык җыр сәнгате музыка уку йортларында өйрәтелми, белгечләр җитми, халык уен кораллары да укытырга рөхсәт ителгән Русия исемлегенә кертелмәгән. Белгечләр дәүләт програмы кабул итүне сорый.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "МОҢ – халык күңеленең раушан көзгесе" дип аталган фикер алышу узды. Музыка белгечләре татарның моңы югалып баруы, аны кайтарыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләште. Бүген татар җыр сәнгатен укыту авыр хәлдә: музыка мәктәпләреннән алып консерваториягә кадәр алар өйрәтелми, элек эшләгән кафедра да ябылган. Бу мәсьәлә хәзер энтузиастлар кулына күчкән. Белгечләр махсус дәүләт програмы эшләнергә тиеш дип саный.

"Моң бармы бүген? Әйтүе кыен"

Уфадан элемтәгә чыккан опера җырчысы, Венециядә иҗат итүче Рафис Хөснетдинов татар-башкорт моңы Европа сәнгате өчен зур яңалык дип белдерә. Ул Италиядә яшәгән чорын искә төшерде.

Бу – ария түгел, маэстро, бу – башкорт халык җыры

— Италиягә укырга кергәндә башкорт халык җыры "Сибай"ны җырладым, – ди ул. – Аны "а капелла" (музыка коралсыз – ред.) башкарырга туры килде. Аннан чыккач мине укытучы туктатып, нинди ария җырладың син дип сорады. Бу – ария түгел, маэстро, бу – башкорт халык җыры, фольклор әсәр дидем. Безнең халык җырлары аларның күңеленә шулкадәр ятты, сез итальяннар кебек җырламыйсыз, күңелгә нидер үтеп керә, диделәр. Без итальян мәктәбен, белькантоны өйрәнергә тырышабыз. Ә алар безнең халык җырларын тын алмый тыңладылар. Безнең моң төрле ил халыкларының күңеленә үтеп керде. Минем маэстро, сез җыр башкарганда техник яктан нык өстен торасыз, дип әйтә.

Экранның аскы уң өлешендә Уфадан катнашучылар
Экранның аскы уң өлешендә Уфадан катнашучылар

Түгәрәк өстәлне алып барган Тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов ни өчен татар моңы дөнья дәрәҗәсендә абруй казана алмый дип сорашты.

— Италиянең операсы дөнья күләмендә популяр, — ди ул, — аны бөтен халык тыңлый, аңа табына. Ләкин аның да чишмә башында халык музыкасы ята. Ә менә без бүген милли татар моңын бельканто дәрәҗәсенә җиткерә алабызмы?

"Мин хәтта белькантодан бер баскычка өстенрәк торабыз дип әйтер идем", дип җавап бирде Хөснетдинов.

Ләкин татар моңы белькантодан югарырак дип фикер алышканнан соң, яшь музыкант Алмаз Әсхәдуллин җыелучыларны бераз җиргә төшерде булса кирәк. Ул татарда моң югалды дигән фикердә.

— Бүген моң бармы? Әйтүе кыен, -— диде ул. — Татар моңын эпик форматта югалттык дип әйтергә буладыр. Эпик, дастан, касыйдә, газәл музыкасы булмаганда, бүген эстрада үсеп килә, заманча ритмик музыка көчәя. Мин шушы жанрларга махсус игътибар бирү мөһим дип саныйм. Безнең борынгы мираска яткан аһәңне үстереп, аңа профессиональ карарга, остаз-шәкерт традициясен кайтарырга кирәк.

Алмаз Әсхәдуллин
Алмаз Әсхәдуллин

Әсхәдуллин татар моңына үз аңлатмасын да китерде. Ул аны озын көй һәм авыл көе белән тиңләде.

Бездә озын көй — моңның чагылышы дип әйтергә була

— Европа илләре белән чагыштырсак, бездә төрки дөньяга хас метр ритм киңлеге бар. Ул озын көйләрдә сизелә, әйтик, Илһам Шакиров сузып җырларга ярата иде. Әлбәттә, ниндидер бер нота нигезне тотып тора. Бу кыллы уен коралларында, тамак җырлавында күренә. Монда космик элементлар бар. Казакъ даласын алсак, ул думбраларда, кылкубызларда чагыла. Хакасларда авыз кубызында күренә. Ә бездә — кара урман. Шуңа күрә су, тау, урман белән бәйле элементлар чагыла. Гомумән, бездә озын көй — моңның чагылышы дип әйтергә була. Бу жанр бөтен төрки дөньяда киң таралган.

Яшь музыкант сүзләренчә, озын көйләрне, ягъни татар моңына бүген укытмыйлар, фәнни эзләнүләр дә алып барылмый, ди:

— Бүген безнең музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү юк. Фәнни яктан консерваториядә белем бирү юк, анда академизм белән мавыгалар. Кадрлар да җитми. Халыкта да кызыксыну юк. Яшьләр татарча сөйләшми, үз әсәрләрендә дә музыкантлар моны бик аз куллана. Хәзер аз гына үсеш бар. Эстрадага милли уен коралларын кертеп җибәрүгә җитди карасак, телевидение, социаль челтәрләр аша яшьләргә пропаганда ясасак, ул үзенең нәтиҗәсен бирер иде.

Моң турында сөйләшүне Тарих институты хезмәткәре Марат Гыйбатдинов (с) алып барды
Моң турында сөйләшүне Тарих институты хезмәткәре Марат Гыйбатдинов (с) алып барды

Әсхәдуллин чыгышы бәхәсләр дә уятып алды.

— Сез халыкта кызыксыну юк, дисез, ә мин кызыксыну бар, ләкин аны тәэмин итү юк дияр идем, – диде Марат Гыйбатдинов. – Булмаган әйбергә ничек кызыгырга? "Төрек һава юллары" белән очканда очкычта музыка тәкъдим ителә. Анда классика, опера, джаз һәм төрки җырлар бар. Мин аны рәхәтләнеп тыңлыйм. "Төрек һава юллары" аша мин аңа кереп киттем һәм интернетта эзли башладым. Ә кайда соң безнең дастаннар? Мәсәлән, "Идегәй" җырланган бит, аның берничә көе бар. Бүген интернетта "Идегәй"не, яки "Кыйссаи Йосыф"ны табып буламы? Кайда безнең мирас? Булмагач, кеше ничек кызыксынсын?

Монда дәүләт програмы кирәк. Дәүләт ягыннан селкенү азрак

— Монда дәүләт програмы кабул итәргә кирәк, – дип җавап кайтарды Әсхәдуллин. – Министрлык үз эшен төрле яктан алып барырга тиеш. Бу материаллар тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, архивта бар. Аларны цифрлаштырырга кирәк. Кызыксынучы яшь егет-кызлар бар, алар авырлыклар, финанс кыенлыклар белән очрашкач, бу эшне калдырырга мәҗбүр. Дәүләт ягыннан селкенү азрак. Аңлыйм, анда проблемнар күп, бүгенге эш белән шөгыльләнергә кирәк. Ләкин озак вакытка исәпләнгән проектлар татар милләтен бик үстерер иде.

Консерваториядә кафедра ябылган, музыка мәктәпләре классик музыка белән мавыга

Очрашуда әйтелгәнчә, халык җырлары, уен коралларын өйрәтү өлкәсендә Татарстан уку йортларында аяныч вазгыять күзәтелә. Әйтик, консерваториядә халык вокалы кафедрасы ябылган. Музыка белгече, фольклорчы-галим Геннадий Макаров музыка мәгариф системы искерде дип саный.

Геннадий Макаров
Геннадий Макаров

— Дөнья үзгәреп тора, – ди Макаров. – Безнең күп кенә уку йортларында програмнар моннан 40-50 ел элек төзелгән һәм әллә ни үзгәрмәгән. Бүген укыту системы кризистан чыгып бара. Безгә уңай яклары да, каршылары да бар. Һәрхәлдә, әгәр дә яшьләребез, энтузиастлар булса, киләчәк булыр. Әлбәттә, безнең бик үзәкләштерелгән систем. Аннан чыгу мөмкин түгел.

Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да халык җырларын өйрәтү туктатылганы ачыкланды. Кабат элемтәгә чыккан опера җырчысы Рафис Хөснетдинов элек Уфа музыка училищесында халык җыры дигән дәрес алып барылган, ә хәзер укытмауларын әйтте.

Баксаң, музыка училищесында гына түгел, Татарстанның музыка мәктәпләрендә дә татарның моңына игътибар юк икән.

Музыка мәктәбендә безнең милли фольклор кыйммәтләрен өйрәтү 0,001% кына тәшкил итә

— Музыка мәктәпләре аерым програм буенча укыта, – дип дәвам итте әлеге мәсьәләне Геннадий Макаров. – Фортепиано, скрипка, баян, хор бар. Анда классик сәнгатьне күбрәк бирәләр. Бүген сәнгать мәктәпләрендә фольклор бүлекләрен ачу күренеше бар. Әмма аларның саны ике-өч кенә. Күбесе шундый бүлекләр ачар иде. Тик моның өчен белгечләр, милли уен кораллары кирәк.

Милли уен коралларын өйрәтә башласаң, проблемга килеп терәләсең. Русиянең музыка мәктәбендә укытыла торган исемлегенә безнең милли уен кораллары кермәгән. Аның өчен укыту програмнарын, традицияләрен фәнни яктан язып, монографияләр чыгарырга кирәк. Тальян гармун, кыска курай, кайвакыт мандолина чиертәбез, алар да хәзерге уен коралы. Музыка мәктәбендә безнең милли фольклор кыйммәтләрен өйрәтү 0,001 процент кына тәшкил итә.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Бүген балалар иҗат үзәкләрендә моны эшләү күпкә җиңелрәк. Ләкин анда да белгечләр кирәк. Сәнгать институтында, консерваториядә белгечләр әзерләү кирәк. Кызганыч, бүген музыка факультеты юк. Димәк, без укытучылар әзерләмибез, музыка дәресе алып бармыйбыз. Мәктәптә сынлы сәнгать һәм музыка сәнгате дигән дәрес укытыла. Әмма анда күпчелек укытучылар мультфильм куеп утыра, кемдер рәсем ясый. Бу эш мактанырлык түгел.

"Тарихи мәдәниятне торгызу җитәкчеләрнең өлгерүеннән дә тора"

Шулай да татарның онытылган борынгы сәнгатен бүгенге заманда кайтарып буламы? Геннадий Макаров бу очракта Европа тәҗрибәсе үрнәк була ала дип саный.

— Күп еллар дәвамында без Казан Кирмәнендә "Кол Шәриф" мәчете булуын укып кына белә идек, – ди ул. – Әмма аны төзеп куйдылар. Хәзерге заман кешеләре менә бит безнең бабайлар нинди мәһабәт биналар салган дип чын күңелдән ышана. Мәчет 30 ел элек кенә төзелгән дисәң, юк, бу борынгы архитектура һәйкәле дип якага ябыша. Европа илләре, әйтик, Маҗарстан үзен төрки мәдәни кыйммәтләре белән бәйли, моңа җирлек тә бар. Алар күбесен югалткан, ләкин ничәмә еллар фестивальләр уздыра, төрки-һун кыйммәтләрен реставрацияли, көй, музыка уен коралларын яңадан кайтара һәм куллана. Бу шаукым бездә дә бар. Болгарда хәрби киемнәр, хәрби уеннар реконструкцияләү чаралары уздыралар. Шуңа күрә татарга да киң мөмкинлекләр ачыла. Тарихи мәдәниятебезне торгызу, аны бүгенге мәдәният белән бәйләү халыкның, җитәкчеләребезнең өлгерүеннән дә тора. Бу социаль яктан җитәкчеләребезнең тарихи мәдәни белемнәре ни дәрәҗәдә булуы белән дә бәйле. Бүген ул бездә бар.

— "Кол Шәриф" мәчете дигәндә, бүген кем русларның балалайкасы һәм матрешкасы борынгы мәдәният үрнәге түгел дип әйтә ала? – дип өстәде Марат Гыйбатдинов. – Без аны шулай кабул итәбез. Ләкин ул ХIХ гасыр ахырында эшләнгән ясалма уен кораллары. Матрешка ХХ гасыр башында Япония йогынтысында ясалган. Руслар да, башка халыклар да аны русларның чын халыкчан мәдәнияте дип кабул итә.

"Музыкаль мирасны саклауда коткычкыч вазгыять күзәтелә"

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, музыка белгече Гүзәл Юнысова фикеренчә, татарның музыка мирасын саклау һәм аны халыкка чыгару авыр хәлдә.

Гүзәл Юнысова
Гүзәл Юнысова

"Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиевнең язмалары кайда? Алар Татарстан акчасына цифрлаштырылган. Ләкин аны һичьюгы интернетка куярга кирәк. Бу мирасны саклауда коточкыч вазгыять күзәтелә. 1927 елда радио комитеты оешты. Шамил Усманов үз көчен куйды. Ул вакыттан комитет безнең композиторлар кулъязмаларын сатып ала иде. Анда нәрсә генә юк. Бу бит дәүләт програмы булырга тиеш. Күп кенә язмалар бастырылмаган, ә хәзер анда ике кеше генә эшли.

Шул сәбәпле бүген музыка уку йортларына укырга керүчеләр дә татарның классик композиторларын белми.

Хәзер элеккеге кебек радио эшләми. "Болгар радиосы" һәм башкалар бар. Мин үз укучыларымнан чыгып фикер йөртәм. Музыка училищесының татар бүлегенә баштарак радио ярдәмендә Сәйдәшев, Мозафаров, Яхин музыкасын тыңлаган балалар килә иде. Ә хәзер укырга керүчеләр Яхин, Сәйдәшевне белми, "Шүрәле"дә җырлыйлармы ул, дип сорыйлар. Бүген ни өчен җыр дәрәҗәсе бик түбән? Элек СССРның, ТАССРның халык артисты исемен алу бик катлаулы иде. Бездә СССРның өч халык артисты булды. Җыр сәнгатенең эталоны кайда яңгырый? Бу бит сәхнәдә биюче попса түгел", диде Гүзәл Юнысова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (17)

XS
SM
MD
LG