Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнефть хиссә тотучылар өчен иң керемле ширкәтләрнең дөнья рейтингына кергән


Акционерлык керемлелеге ягыннан дөнья рейтингына Русиянең 15 ширкәте кергән.

"Бәһа тудыручылар рейтингы" дип аталган исемлеккә соңгы биш ел нәтиҗәләре нигезендә Русиядән унбиш ширкәт кергән. Әлеге рейтинг ширкәтләрнең акционерлар өчен ни дәрәҗәдә керемле булуына (TSR) карап төзелә. Бу турыда РБК Boston Consulting Group консалтинг ширкәте хисабына нигезләнеп яза.

Нефть һәм газ өлкәсендә Татнефть алтынчы урынга чыккан. Татарстан нефть ширкәтенең уртача TSR күрсәткече 19 процент дип бәяләнгән.

Тикшеренү авторлары Русиядәге күп кенә ширкәтләр пандемия кризисын чит илдәге көндәшләренә караганда ышанычлырак итеп узды, дигән. Нәтиҗәдә аларның сигезе үз тармагында дөнья лидерлары исемлегенә кергән, диелә.
Сбербанк дөнья банклары арасында беренче урынга чыккан (TSR — 28,4 процент). Гомуми рейтингта ул илленче урында.

Нефть һәм газ тармагында Лукойл дүртенче урында (TSR — 25 процент), "Татнефть" — алтынчы (19 процент), "Новатэк" — сигезенче (18 процент), "Газпром" — унынчы (17 процент).

Металлургия тармагында "Евраз" икенче урынга чыккан, аның TSR күрсәткече – 58 процент.

Медиаширкәтләр арасында Яндекс тугызынчы урында, соңгы биш елда аның TSR күрсәткече 35,4 процент булган.

Рейтинг ширкәтләрнең хиссәләре бәясе үсүе һәм бер хиссәгә дивидендлар кереме күләменә карап төзелгән. Барлыгы 33 тармактан 2,4 мең ширкәт бәяләнгән.
Гомуми рейтингта беренче урынга Канаданың Shopify онлайн-кибетләр өчен програм эшләп чыгаручы ширкәте чыккан, аның TSR күрсәткече 113 процент булган. Беренче бишлеккә Америкадагы процессорлар эшләүче AMD ширкәте (99,9 процент), Square (75,5 процент), NVIDIA (74,5 процент) һәм Tesla (71,2 процент) кергән.

Февральдә Татнефть капитал туплау ягыннан Русиянең иң зур 15 ширкәте арасына кергән иде. 2020 елда аның капитал күләме 15,18 миллиард доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта бу узган елдагыдан 43,7 процентка кимрәк диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG