Татарстан Дәүләт шурасы интернетта һәм социаль челтәрләрдә чикләүләр кертүне сорап, Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать әзерли. Бу хакта бүген парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов комитет утырышында белдерде. Әлеге мәсьәләне ул тавышка куйды. Аның сүзләренчә, сүз 530нчы федераль канун турында бара.
"Канун нормалары социаль челтәрдә хокукый булмаган мәгълүмат таратуны алдан ук бетерүне күзалдында тота, шул ук вакытта тикшерү органнарын арттырмаска һәм мәгълүмати ресурсларны тыймаска ярдәм итә. Бу максатка ирешер өчен Русия хөкүмәте һәм Роскомнадзор югарылыгында канун актлары кабул итәргә кирәк. Бүгенгә кадәр әлеге актлар кабул ителмәгән. Бу быелның 1 февралендә кабул ителгән федераль канунны тормышка ашырырга ярдәм итми. Шуңа да интернет сайтлары, социаль челтәрләр тыелган деструктив мәгълүмат таратыр өчен мәйдан булып тора. Татарстан Дәүләт шурасының Михаил Мишустинга мөрәҗәгате норматив актларны кабул итүне тизләтер өчен эшләнә", диде Зарипов.
Әлеге тәкъдимне депутат һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да хуплады.
"Көч куллануны пропагандалау, ялган мәгълүмат бирү, бәяләмәләр – барысы да аноним. Боларга ниндидер чик куярга кирәк иде. Дөрес, ул демократик принципларга каршы булырга тиеш түгел, ниндидер тоталь тикшерү булмаска тиеш. Минемчә, бу тәкъдимне якларга кирәк", диде ул.
Утырышта депутатлар әлеге мөрәҗәгатьне кабул итүне хуплап тавыш бирде. Хәзер әлеге мәсьәләне Татарстан Дәүләт шурасы сессиясендә караячаклар.
Казан гимназиясендә атыш булганнан соң, Татарстан Дәүләт шурасы кануннарга үзгәрешләр кертергә кирәк дип белдергән иде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дүрт эшче төркем булдырды.
Социаль челтәрләрдә деструктив мәгълүмат таратуны чикләү өчен Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җаваплы итеп билгеләнгән. Әлеге эшче төркемгә депутатлар, прокуратура вәкилләре, Роскомнадзорның Татарстан идарәсе хезмәткәрләре, Татмедиа, дигитал үсеш министрлыгы вәкилләре кергән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!