Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль сүзчесе төбәкләрнең COVID-19га каршы мәҗбүри вакцина кадату карарын хуплады


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Бүгенге көндә Русиянең дүрт төбәгендә аерым төр кешеләргә коронавируска каршы вакцина кадату мәҗбүрияте кертелде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русиядәге кайбер төбәкләрнең кешеләрне коронавируска каршы вакцина кадатырга мәҗбүр итү карарын хуплады. Авыру таралу көчәю һәм вакцинация акрын бару шартларында вакцина кадатуны мәҗбүри итү аклана торган ысул булып күренә дип белдерде Песков. Ул моның үз шәхси фикере булуын әйтте.

"Хәзерге хәлне искә алып, бу вазгыятьне абсолют кирәкле һәм акланган эш дип саныйм", диде Песков "Эхо Москвы" радиосында әңгәмәсе вакытында. Шул ук вакытта ул вакцина кадатуның ихтыярый булу принцибы гомумән алганда саклана дип искәртте. "Бездә вакциналау начар бара. Илдә моның өчен бөтен шартлар бар. Бер дигән вакцинабыз, киң географияне искә алып, вакцина ясату өчен барлык инфраструктура бар. Ләкин без моны тиешле күләмдә эшләмибез" дип сөйләде Песков.

Бүгенге көндә Русиянең дүрт төбәгендә COVID-19 вакцинасын кадату кайбер төр кешеләр өчен мәҗбүри булып тора. 16 июньдә Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдәге оешма һәм ширкәтләргә хезмәткәрләренең 60 проценттан да ким булмаган өлеше вакцина кадатуын тәэмин итәргә кушты. Бу таләп хезмәт күрсәтү, сәүдә, җәмәгать туклануы, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль яклау оешмалары, транспорт, торак-комммуналь хуҗалык, күп функцияле үзәкләр һәм банкларга кагылды.

Шул ук көнне мәҗбүри вакцина кадату таләбе кертелүен Мәскәү өлкәсе һәм Кемерово өлкәсе хәбәр итте, соңрак Сахалин өлкәсе дә моңа кушылды. Бу төбәкләр Мәскәүдәге кебек үк кайбер төр оешмалар хезмәткәрләренең 60 процент өлешен мәҗбүри вакциналау кертте.

Май ахырында Русия президенты Владимир Путин коронавирустан мәҗбүри вакцина кадатуны кертү ярамый дип белдергән иде. Русия кануннарына ярашлы, нинди дә булса медицина тыкшынуы, шул исәптән вакцина кадату да, кешенең үз теләге белән генә булырга тиеш.

Аннан алда Коммунаркадагы коронавирус һоспитале баш табибы Денис Проценко COVID-19 пандемиясенә каршы көрәштә бердәнбер чара дип вакцина кадатуны мәҗбүри итүне атаган иде.

Татарстанда аерым төр кешеләргә коронавирустан мәҗбүри вакцина кадату кертелүе көтелми, дип белдергән 17 июньдә Роспотребнадзорның республика идарәсе.

Русиядә узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 14 057 очрагы рәсми теркәлгән, бу аннан алдагы тәүлек күрсәткеченнән биш процентка диярлек күбрәк дип хәбәр итте коронавируска каршы көрәшнең федераль оператив штабы. Тәүлек эчендә 416 коронавируслы авыру үлгән. Бу 23 марттан соң иң зур күрсәткеч.

Татарстанда 17 июньгә рәсмән 21 998 кешедә COVID-19 рәсми теркәлгән, 521 кешенең үлеме статистикада күрсәтелгән. Хәзерге вакытта 2001 кеше авырудан дәвалана диелә, узган тәүлектә тагын 31 кешедә коронавирус расланган дигән мәгълүмат китерелә.

Башкортстанда да коронавирус таралуның яңа дулкынын көтәләр, мондый авырулар өчен республика хастаханәләрендә өстәмә 500 ятак әзерләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG