Accessibility links

Хуҗа Насретдин мәзәкләре (Притчи о Ходже Насреддине)


Читаем на татарском известные притчи об известном Ходже Насреддине! Это интересные анекдоты на тему средневекового быта. Мы адаптировали текст, записали к нему аудио, подготовили перевод ключевых слов и фраз, и тест по лексике и по содержанию. Поделитесь материалом с друзьями!

Хуҗа Насретдин мәзәкләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:10 0:00
йөкләү

ИШӘККӘ ЖИҢЕЛРӘК БУЛА

Хуҗа базардан күп итеп яшелчә алган да, капчыкны җилкәсенә салып, ишәгенә атланган һәм өенә кайтырга чыккан. Юлда кешеләр аңардан:

– Йә Хуҗа, ни өчен капчыкны ишәк өстенә салмадың, үз җилкәңә салдың? – дип сораганнар.

Хуҗа моңа:

– Нигә алай итим мин? Ишәк мескен мине дә, яшелчә салынган капчыкны да күтәрсен мени. Үз җилкәмә салгач, ишәккә җиңелрәк була бит, – дип җавап биргән имеш.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
җилкә плечо
капчыкны җилкәсенә салган закинул мешок на плечи
ишәгенә атланган запрыгнул на осла
мескен – ​бедный
яшелчә салынган капчыкны – мешок с овощами

ХУҖАНЫҢ АКТЫК СҮЗЕ

Хан, Хуҗаның никадәр батыр булуын сынар өчен:

– Аны хәзер үк асыгыз! – дип боерган.

Палачлар Хуҗаны сөйрәп асарга алып киткән. Хуҗа бер сүз дә дәшмәгән.

– Синең актык минутларың җитте. Соңгы сүзеңне әйт, – дигән хан.

– Бер сүзем дә юк, бәләкәй бер үтенечем генә бар.

– Нинди үтенеч? – дигән хан.

– Минем муеныма кагылсалар, кытыгым килә. Шуңа зинһар билемнән генә ассыннар иде, – дигән Хуҗа

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
сынар –​испытает
палачлар –​ палачи
асарга –​ казнить
бер сүз дә дәшмәгән – не промолвил ни слова
актык / соңгы –​ последний
үтенеч –​ просьба
кагылсалар, кытыгым килә –​ щекотно, когда дотрагиваются

ВӘЗИРДӘН ҮЧ АЛУ

Патша ауга чыкканда Хуҗа Насретдинны да чакырткан. Ә аучылык башлыгы Хуҗага дошман булган икән. Шуңа күрә ул Хуҗага бик начар бер ат калдырган.

Ауга чыгып киткәннәр болар.

Бу юлы ау бик уңышлы булган. Бик күп кыр кәҗәләре, чүл бүреләре, төлкеләр, бурсыклар тотылган. Менә кайтып килгәндә, көтмәгәндә кара болыт чыккан да, бик каты яңгыр ява башлаган. Патша һәм аның вәзирләре, хезмәткәрләре яхшы-яхшы атларга атланган булса да, кайтып җиткәнче барыбер чыланып беткәннәр. Ә иң артта калган Хуҗа Насретдин, яңгыр ява башлагач та, өстендәге барлык киемнәрен салган, төргән һәм астына салып утырган. Хуҗаның киемнәренә бер тамчы да су тимәгән шулай итеп. Аның коры киемнәрен күргән аучылык башлыгы:

– Йә Хуҗа, нигә синең өстендәге киемнәр коп-коры, ә безнең киемнәребез юеш, – дип сораган. Хуҗа әлеге башлыкка:

– Миңа атның бик яхшысы эләкте. Сез күрмичә дә калдыгыз, давылда мин сезне уздым да, өемә каты яңгыр ява башлаганчы өемә кайттым. Шуңа күрә киемнәрем чыланмады, – дигән.

Икенче тапкыр ауга чыкканда аучылар башлыгы Хуҗа атланган атка үзе атланган. Ауның уңышсыз булуы өстенә, тагын яңгыр ява башлаган. Аучы башлыгы начар ат белән иң артта калган һәм суга төшкән чебеш сыман чыланып беткән.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
ауга –​ на охоту
аучылык –​ охота, занятие охотника
дошман –​ враг
чүл бүреләре –​ степные волки
көтмәгәндә –​ неожиданно, вдруг
атларга атланган были верхом на лошадях
чыланып беткәннәр –​ промокли до нитки
төргән –​ завернул
эләкте –​ попался
сезне уздым –​ обогнал вас
чебеш сыман
–​ как цыплёнок

ХУҖА ИШӘКНЕ УКЫРГА ӨЙРӘТКӘН

Бервакыт патшага бик шәп ишәк бүләк иткәннәр. Патша сараенда ул ишәккә барысы да сокланган. Шунда Хуҗа Насретдин патшага болай дигән:

– Бу ишәк шулкадәр сәләтле, мин аны укырга өйрәтә алам. Бу эш өчен миңа нибары өч ай вакыт кирәк булачак.

Патша, моңа бик гаҗәпләнеп:

– Яхшы, әгәр дә өч айда син аны укырга өйрәтсәң, мин сиңа мең сум бирәм. Әгәр дә өйрәтә алмасаң, сине суга батырып үтертәчәкмен, – дип кисәткән.

Казна тарафыннан ишәкне укытырга бирелгән акчага Хуҗа Насретдин өч ай буе рәхәтләнеп яшәгән. Айлар үткән, тикшерү көне дә килеп җиткән. Шәһәрдәге барлык халык сарайга җыелган. Хуҗа Насретдин үзенең "укучысын" түгәрәкнең уртасына алып кергән. Өстәл янына бәйләгән дә, ишәкнең борыны төбенә үк бер китап куйган.

Шунда көтелмәгән гаҗәп бер тамаша башланган: ишәк китапның тышын тешләп ачкан, үзе китапның бите буйлап борынын йөртә һәм иреннәрен селкетә икән. Шулай бер битне "укып" бетергәч, ишәк икенче битне ачкан һәм тагын "укырга" тотынган....

Ниһаять, патша түзмәгән, урыныннан торган да:

– Хуҗа, син үз өстеңә алган бурычыңны тулысынча үтәгәнсең, ишәгем укырга өйрәнгән бит, – дигән, һәм Хуҗага мең сум акча биргән.

Хуҗа үз урынына утыргач, аңа сораулар яудыра башлаганнар:

– Әйт әле, Хуҗа, бу авыр эшне син ничек башкарып чыктың соң?

– Ишәкне укытыр өчен нинди алымнар кулландың?

Хуҗа исә боларга:

– Бу эш бик гади бит.. Мин китап битләре арасына солы салдым, ишәк шуны ирене белән чүпләп ашады, – дигән.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
сәләтле –​ одарённый
гаҗәпләнеп –​ с удивлением
казна тарафыннан –​ со стороны казны
китапның тышын тешләп –​ откусив обложку книги
үз өстеңә алган бурычыңны тулысынча үтәгәнсең –​ оплатил взявший на свою голову долг.
сораулар яудыра –​ задает много вопросов
син ничек башкарып чыктың
–​ как ты справился с этим

ИШӘК ӨСТЕНДӘ

Хуҗа ишәгенә атланып базарга киткән. Юлда аны атлы бер бай куып тоткан. Ул, Хуҗаны хурламакчы булып:

– Йә, ишәккә атланып бару ничек, әйбәтме? – дип сораган.

– Атка атланган ишәккә караганда, акыллы баш булып, ишәккә атланып йөрү күңеллерәк шул, – дип җавап кайтарган Хуҗа.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
хурламакчы булып –​ пытаясь унизить
акыллы баш булып –​ будучи умным
күңеллерәк –​ веселее

ХУҖА БАЙНЫ КӘКРЕ КАЕНГА ТЕРӘТКӘН

Хуҗа зираттагы каен агачына сөялеп тора икән. Аның янына бер бай килеп:

– Йә Хуҗа, мине бер алдап кара әле, – дип шаярта икән.

– Алдавын алдар идем дә бит, алдар капчыгым өйдә калган шул, – дип җавап кайтарган Хуҗа.

– Бар алайса, алдар капчыгыңны алып кил, – дигән бай.

–​ Килүен килер идем дә, менә бу каенны терәп торырга кирәк, югыйсә ул ава, – дигән Хуҗа.

– Бар, алып кил, үзем терәп торырмын, – дигән бай.

– Кара аны, аударасы булма, югыйсә аударып мәетләрне куркытырсың, – дигән дә Хуҗа, өенә кайтып ятып йоклаган. Бай бер сәгать көткән, ике, өч, дүрт, биш сәгать каенны терәп торган бу.

Ахырда, түзмәгән, "каен әйдә, ауса аусын, арыдым", дип китәргә булган, һәм ялгыш үзенә аумасын дип йөгерә башлаган. Аннары борылып караса, күз белән ни күрсен, каен аву түгел, селкенми дә икән. Шунда гына бай үзенең бик нык алданганлыгын аңлаган.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
зират –​ кладбище
каенны терәп торырга кирәк –​ березу нужно опереть
килүен килер идем дә –​ я бы пришел, но...
аударасы булма –​ не смей ронять
мәетләрне куркытырсың испугаешь трупы
түзмәгән – не стерпел

КАРАК БАРЫБЕР МОНДА КИЛӘ

Бер карак Хуҗаның чапанын урлап качкан икән. Хуҗа каракны эзләп туп-туры зиратка барган да бер буш кабер янына килеп утырган. Каракның кайсы якка качканын күргән бер кеше:

– Хуҗа, чапаныңны урлаган карак әнә теге якка китте бит, ә син монда нишләп утырасың? – дигән.

– Ул карак бер көн үлеп, барыбер монда килер, мин аны шунда тотармын, – дигән Хуҗа

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
чапанын урлап качкан –​ украл чапан
буш кабер – пустая могила
әнә теге якка – вон в ту сторону
барыбер монда килер – всё равно сюда придёт

*****

Ну и как вам эти истории, интересно? Очень надеемся, что вам понравилось. Также советуем вам почитать:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Тест: Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG