Июньдә эшләрен тәмамлаган Русия думасының VII чакырылыш депутатлары халыкка матди ярдәм һәм авыр булмаган җинаятьләр өчен җәзаны йомшартуны күздә тоткан ике дистәдән артык канун өлгесен карамый калдырган. Бу турыда "Ачык медиа" яза.
Аерым алганда, Икенче дөнья сугышы вакытында зыян күргән кешеләргә социаль ярдәм, репрессияләр аркасында фатирларын югалткан реабилитацияләнгән кешеләргә фатир бирү, авыр булмаган җинаять кылучыларга "җинаять гамәле" дигән төшенчә кертеп, җәзаны йомшарту, административ һәм җинаять эше ачып канунсыз эзәрлекләгән өчен акчалата компенсация түләү турында кануннар каралмаган. Шулай ук депутатлар митинг, йөреш һәм пикетлар кагыйдәләрен берничә кат бозган өчен җинаять эше ачуны гамәлдән чыгара торган канун өлгесен дә игътибарсыз калдырган.
Аның каравы Русия думасы быел хәзерге вакытта гамәлдә булган кануннарны кырыслатучы дистәләрчә документ кабул итте. Шулар арасында – Русия Конституциясенә Владимир Путинга тагын ике тапкыр президент булып сайланырга мөмкинлек бирүче үзгәрешләр кертү, Русиядә экстремист дип танылган оешма тарафдарларына сайлануны тыю (әлеге канун беренче чиратта оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный штабларына юнәлтелде) кануннары кабул ителде. Моннан тыш, берничә документ "ят агент" һәм "теләнмәгән оешма"ларга карата кануннарны кырыслатты.
Мәгърифәтчелек эшчәнлеген хакимият оешмалары белән килештерүне таләп итүче, "суверен Рунет" турында һәм теләнмәгән интернет-контентны томаларга мөмкинлек бирүче кануннар да расланды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!