Accessibility links

Кайнар хәбәр

М-12 Казан-Екатеринбур юлы Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары аша узачак


Казаннан Екатринбурга баручы тизөйөрешле юл төзү 500 млрд сумга төшәр дип көтелә.

Росавтодор М-12 трассасының дәвамы булган Казан-Екатеринбур өлеше турында мәгълүмат чыгарды. Юлны Росавтодор һәм "Автодор" төзиячәк, проект дәүләткә якынча 500 млрд сумга төшәчәк. Яңа трассаның 122 километры — булган юлларны реконструкцияләү, тагын 425 -— яңадан төзү.

Баштарак М-12 Мәскәүдән Казанга кадәр генә булачак диелгән иде. Ул әлеге вакытта төзелә, эшләр 2024 елга төгәлләнергә тиеш. Апрельдә президент Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында юлны өч ел эчендә Екатеринбурга кадәр дәвам итәргә кушты.

Яңа 547 километрлы юл М-7 "идел" юлы буйлап барачак. Мамадыш кадәр булган арада Росавтодор 22 җир өсте юл кичүе төзергә җыена. Моннан тыш, Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу өчен 84,4 километрлы яңа юл салыначак. Трассаның аерым урыннарын яңадан төзиячәкәләр һәм төзекләндерәчәкләр. Башкортстанда М-7 трассасында Илеш районының Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар, Дөртөйле районының Әсән авылын урау юллар барлыкка киләчәк. Аннары Дүртөйле шәһәреннән Свердлау өлкәсендәге Ачит авылына кадәр "Автодор" яңа 274 километрлы юл салачак. Трассаның бу өлеше түләүле булачак. Ачиттан соң М-12 федераль Р-242 Пермь-Екатеринбур трассасына кушылып китә. Ул юл түләүле түгел.

8 июльдә Владимир Путин М-12не Төмәнгә һәм аннан Чиләбегә кадәр төзергә тәкъдим итте. Вице-премьер Марат Хөснуллин 600 километрлы бу юлга 200-250 млрд кирәк булачак диде. Әлегә бу проект белән бәйле нинди дә булса тендерлар уздырылу турында игълан ителмәде.

  • М-12 Мәскәү-Казан автострадасы Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридоры проекты кысаларында төзелә. Мәскәү-Казан юлының озынлыгы — 800 км. Ул ике шәһәр арасында машинада бару вакытын ике тапкырга кыскартачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG