Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тагын бер балалар аланында коронавирус таралган


Республика прокуратурасы тикшерү башлаган.

Башкортстанның Караидел районындагы Н.Гастелло исемендәге балалар сәламәтләндерү аланында коронавирус таралган дип хәбәр итә Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Вирус 1 августта алты балада һәм биш хезмәткәрдә табылган. Барлыгы аланда 158 бала ял иткән, 43 хезмәткәр эшләгән.

Авыручыларны һәм алар белән тыгыз элемтәдә булучыларны аланнан алып чыкканнар, аларга тиешле дәвалау билгеләнгән. Лагерь җирлеге һәм андагы биналарга дезинфекция ясалган.

Балалар аланын прокуратура тикшерә.

Моңа кадәр Башкортстанда 10 балалар җәйге аланында балаларның һәм хезмәткәрләрнең коронавирус йоктыру очраклары табылган иде. Дүртөйле районындагы "Чайка" аланында 45 бала һәм бер тәрбияче чир йоктырган, шуңа күрә бу лагерьны ябарга туры килгән.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән Роспотребнадзор хезмәткәрләре катнашында эшче төркемнәр төзелеп, алар лагерьларда санитар-эпидемиология таләпләре үтәлешен тикшерәчәкләр диелде.

Башкортстанда COVID-19 йоктыруның рәсми саннары 49 меңнән артты. Соңгы атнада көн саен 260 тирәсе кешедә яңа төр коронавирус рәсман теркәлә. Бу чирдән 73496 кеше үлгән, диелә рәсми статистикада.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG