Соңгы көннәрдә Татарстанда вакцина ясату темпы кимегән. Бу хакта 20 августта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде. Хәзер көненә якынча 7 мең кеше вакцина кадата. Җәй уртасында бу күрсәткеч көненә 15-18 мең кеше җитә иде.
"Вакцинация темпы кимүе бик борчый. Уйлавыбызча, халык тынычланды. Үз вакытында көненә 15-18 мең кеше вакцина ясата иде. Бу халыкның чит илгә ял итәргә баруы белән дә бәйле булды. Хәзер уку елы башлана. Халык игътибарын шушы чорда куркыныч янавына юнәлтәсем килә. Безгә вакцина ясатучыларның санын арттырырга кирәк", диде ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, әгәр дә вакцина ясатучылар саны артмаса, көзен сәламәтлек саклау системына авырга туры киләчәк.
"Алга таба грипп сезоны башлана. Диагностика белән проблемнар булачак. Хәзер моннан котылу юлы бар", диде Владимир Жаворонков.
Бүгенгә Татарстанда 951 мең кеше вакцина ясаткан. Бу өлкән яшьтәге кешеләрнең бары 32 процентын тәшкил итә. Моңа кадәр рәсмиләр 1 сентябрьгә кадәр халыкның 60 процентын вакциналаштыру бурычын йөкләгән иде.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе республикадагы 377 оешмага хезмәткәрләрен мәҗбүри вакцина ясату боерыгы чыгарган. 133 оешма үз эшчеләренең 60 проценты вакциналаштырылуы хакында хисап биргән.
Узган тәүлектә Татарстанда 50 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башыннан 24 925 кешедә COVID-19 ачыкланган, шул исәптән, 32 британ штаммы, 83 һинд штаммы табылган. Бу вакыт эчендә 660 кешенең гомере өзелгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!