Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсмиләр: күрше республикалардагы янгыннарның Татарстанга килү куркынычы юк


Башкортстанның Хәйбулла районында янгын сүндерү

Быел Татарстан урманнарында 14 янгын чыккан.

Мари Иле һәм Башкортстандагы урман янгыннарының Татарстанга күчү куркынычы юк. Бу хакта 24 августта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, кыргый хайваннар Татарстан урманнарына күчәргә мөмкин.

"2010 елда янгыннар күп булды. Ул вакытта урманнар арасында 100 метрлы полоса бүленде. Без аларны карап чыктык. Хәзер тәүлек буе күзәтү алып барыла. Мари Иле урманнарындагы янгыннан безгә әлегә зыян күренми. Урман Йошкар-Оланың икенче ягында яна. Янгын исе безгә килеп җитте, аны сизәбез. Бу якларда урманга зыян килмәсә, аю, пошилар да качмаслар дип уйлыйм. Качсалар да, бездә керергә урыннары бар", диде ул.

Мари Илендәге янгыннарны сүндерүгә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аларга ярдәм итә.

Министр сүзләренчә, Башкортстан урманнары янгынының да Татарстанга күчү куркынычы аз. Республика урманнары арасын Ык елгасы бүлеп тора. Тоташ урыннарда чикләрне бүлгән полосалар ясалган.

Быел Татарстан урманнарында 14 янгын чыккан. Алар арасында иң зуры җомга көнне Әлмәт районында булган. Аңа кадәр Әлмәт һәм Лениногорски районнары арасында 5 мең дүрткел метр мәйданда урман янган иде. Хәзерге вакытта республика урманнарында гадәттән тыш хәлләр күзәтелми. Ләкин аномаль эсселек тору сәбәпле, куркыныч саклана. Шул сәбәпле, Татарстан урманнарында керүгә чикләү кертелгән.

Хәзерге вакытта Татарстан урманнарында 20 урман янгын сүндерү станцияләре сакта тора. Барлыгы 718 кеше, 360 техника җәлеп ителгән. Тәүлек буе космик, авиа һәм җир өсте мониторингы үткәрелә. Бүгенгә урманнарда 24 авиапатруль эшли.

Быелгы җәйдә Русия, Төркия, Грециядә урман янгыннары көчле булды. Якутия урманнарына зур зыян килде. Шулай ук Башкортстанда да урманнар януы әле туктамады. Бөрҗән, Хәйбулла, Әбҗәлил, Баймак, Учалы районнарында янгыннарга каршы көрәш дәвам итә. Янгын сүндерүдә волонтерлар да катнашты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматләреннән күренгәнчә, 24 августка Башкортстандагы урманнар янгыны көчәеп, 433 гектардан 1,1 мең гектар мәйданга җиткән. Мари Илендә янгыннар сәбәпле гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG