Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирустан вакцина ясатучылар арасында печән уйнатканнар


Бәйге Аскын районында яшәүче шәхси хуҗалыгы булган һәм коронавирустан вакцина ясаткан кешеләр арасында узган. Җиңүчеләрнең берсе — "Бердәм Русия" депутаты. 

Бүләк уйнату чарасында 76 кеше катнашкан. Кашка, Петропавловка, Казанчы җирлекләреннән өч кеше җиңүче булган, дип хәбәр итә "Эхо Москвы".

Җиңүчеләр арасында Казанчы җирлегеннән "Бердәм Русия" депутаты да бар. Ләкин, аның сүзләренчә, ул әлеге бәйгедә катнашуын белмәгән. Җиңүе турында хәбәрләр килә башлагач кына аңлаган.

Депутат сүзләренчә, катнашу өчен махсус теркәлергә кирәк булмаган. Вакцина ясаткан кешенең исеме бәйгедә катнашучылар исемлегенә турыдан-туры кертелгән.

Чара 11-21 августта уздырылган һәм шәхси хуҗалыгы булган авыл кешеләре өчен дип оештырылган.

Моңа кадәр Уфада коронавирустан вакциналанган кешеләр арасында фатир уйнатылган иде.

Моннан тыш, 2021 елның 14 июленнән 28 августына кадәр Башкортстан хакимиятләре республика шифаханәләренә 14 көнлек юллама уйнатылуы хакында да игълан итте. Барлыгы 86 юллама уйнатылачак. Бу бәйгедә Идел буе төбәкләрендәге иң зур үзәкләрдән берсе саналган Уфаның COVID-19дан вакцина ясау үзәгендә вакцина ясатылган кешеләр генә катнаша ала, дип белдерделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG