АКШ хәрбиләре 26 августта Кабулдагы шартлауга җавап буларак, "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме әгъзаларына (Русиядә тыелган) дроннан һава һөҗүме ясады. Белдерүләргә караганда, һөҗүм нәтиҗәсендә илнең көнчыгышындагы Нангаһар вилаятендә "Ислам дәүләте" төркеменең шартлауны оештыруда шикләнелүче вәкиле үтерелгән. Тыныч халык арасында зыян күрүчеләр юк дип әйтелә.
Һава һөҗүме игълан ителер алдыннан, Кабулдагы Америка илчелеге һава аланында икенче һөҗүм куркынычы турында кисәтте. АКШ ватандашларына тиз арада ул урыннарны калдырып китәргә киңәш ителде.
• Кабулдагы терактта ким дигәндә 185 кеше үлде, шул исәптән балалар һәм 13 АКШ гаскәре. Бу вакыйгадан соң озак та үтми, АКШ президенты Джо Байден телевидениедә чыгыш ясап Пентагонга кая гына булмасыннар "Ислам дәүләте" җитәкчелегенә һәм корылмаларына һөҗүм әзерләргә кушты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!