Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Украина демократиясенә ярдәм өчен 463 млн доллар бүләчәк


Владимир Зеленский һәм Джо Байден
Владимир Зеленский һәм Джо Байден

Моннан тыш, Кушма штатлар Украинага иминлек өлкәсе өчен - 60 млн, COVID-19 белән көрәшкә - 12,8 млн, Донбасстагы низагка һуманитар ярдәм буларак 45 млн доллар бүлеп бирергә ниятли

2021 елда АКШ Украинага демократия, кеше хокуклары һәм үзәкләштерүдән китү өчен 463 млн доллар бүлеп бирәчәк. 60 млн доллар иминлек өлкәсенә дип бирелә. Бу хактагы белдерү АКШ президенты Джо Байден һәм Украина президенты Владимир Зеленский сөйләшүләреннән соң ясалды.

"Украинаның реформаларны гамәлгә ашыру тырышлыгына ярдәм йөзеннән АКШ хакимияте Украинага 2014 елдан бирле 2 млрд долларга якын ярдәм күрсәтте һәм быел да 463 млн доллардан артык ярдәм бүлеп бирергә планлаштыра", диелгән белдерүдә.

Украинага иминлек өлкәсендә куллану өчен өстәмә 60 млн доллар биреләчәк, моңа "Джавелин" бронялы системы, оча һәм очмый торган башка саклану җиһазлары керә. Хәбәргә күрә, бу ярдәм Украинага "Русия агрессиясеннән нәтиҗәлерәк сакланырга" ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, АКШ Украинага COVID-19 белән көрәшкә - 12,8 млн, Донбасстагы низагка һуманитар ярдәм буларак 45 млн доллар бүлеп бирергә ниятли.

Сөйләшүләр барышында Байден АКШның "Украина суверенитетын һәм бербөтенлеген элеккегечә Русия агрессиясеннән саклау яклы" булуын әйтте, дип хәбәр итә "Америка авазы"

Сөйләшүләрдән соң Украина президенты журналистларга "Тулаем алганда очрашу ярыйсы узды, нәтиҗәле үтте. Бу гадәти ирләр сөйләшүе булды", дип бәя биргән. Америка тарафының Украина делегациясенә дәгъвалары булмавын әйткән.

Быел март аенда АКШ саклану министрлыгы Украинага 125 миллион доллар күләмендә хәрби ярдәм күрсәтте: яр буе суларын күзәтеп торыр өчен ике Mark VI патруль көймәсе бирде. Шулай ук артиллерия утын ачыклый торган радарлар, иярченнәрдән сурәтләр ала һәм аларны эшкәртә торган җиһазлар, кырда корылучы медицина җиһазлары тапшырды.

Әлеге чаралар Украина өчен Джо Байден идарәсе тарафыннан расланган беренче ярдәм булды.

Америка идарәсе Киев белән бәйләнешләрдә Украинаның хокукый системны реформалавы һәм коррупциягә каршы көрәшне көчәйтергә тиешлегенә һәрвакыт басым ясый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG